Җәмгыять
5 гыйнвар 2023, 09:20

Декретка китүче әтиләр күпме?

Гәзит укучыбыз сорау бирде.

Декретка китүче әтиләр күпме?Декретка китүче әтиләр күпме?
Декретка китүче әтиләр күпме?

    Әниләрнең бәби ялына китүе гадәти күренеш инде, ә менә әтиләр декретка киткән очраклар күпме икән республикада? Шуны беләсе иде. Без дә бәби көтәбез. Эшемнән озак аерылып торырга теләмим, чөнки акчасы әйбәт. Ирем декретка китәргә риза. Үзе дә күп балалы гаиләдә үсеп, энеләрен-сеңелләрен карашкан булдыклы кеше ул. Бер генә нәрсә борчый – кешеләр нәрсә дияр?

                                        Земфира.

      Яңа туган сабыйны карау -  әти-әнисе өчен шатлык һәм шул ук вакытта зур җаваплылык та: берсе сабыйны тәрбияли, карый,  икенчесе эшләп, гаиләне туендыра. Бу мәсьәләне һәр гаилә үзенчә хәл итә. Бүгенге заманда әтиләрнең декрет ялына китүе дә гадәти хәлгә әверелә башлады. Мәсәлән, Башкортстанда 2022 елда 530дан артык ир-ат декрет ялында булган. Хатын-кызлар - 40,6 мең.

      Бу хакта “Уфа РБК” компаниясе РФ Социаль страховкалау фондының республика буенча бүлегенә сылтама белән хәбәр итә. Бераз саннарга да күз салыйк.

      Бер ел эчендә 3,53 млрд. сумлык пособие түләнгән, шуларның 67,6 млн. сумнан артыгы – ир-атларга.

     2022 елның декабрь ахырына республикада  яшь ярымга кадәрге баланы  карау буенча айлык пособиене 23,7 мең хатын-кыз һәм 297 ир-ат алган. Чагыштырып карау өчен – 2021  елда декрет ялына 42,5 мең әни һәм 538 әти киткән.

     Социаль страховкалау фондында билгеләп үтүләренчә,  балага яшь ярым тулганчы пособие алып,  декретта утыру хокукына рәсми рәвештә эшләгән  әти-әнинең берсе яки гаиләдә баланы караучы башка туганы  ия.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас