Җәмгыять
3 гыйнвар 2023, 11:17

Елның өч көненә йомгак ясалды

gornoaltaysk.regionpost.netgornoaltaysk.regionpost.net
Фото:gornoaltaysk.regionpost.net

Бүген Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсендә республика хөкүмәте премьер-министры Ирек Сәгыйтов рәислегендә төбәктә яңа елның өч көнендә теркәлгән   янгыннар һәм анда һәлак булучылар белән бәйле оператив хәлгә нәтиҗәләр ясалды. Утырышта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов, БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең Профилактик эш һәм күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Горин һәм шәһәр округлары,  муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Утырышның төп максаты – республика территориясендә  хәвефсезлек тәэмин итү, башкарылган эшкә анализ ясау, махсус хезмәтләрнең үз тәгаенләнешләре буенча әзерлеген билгеләү, гражданнар иминлеген тәэмин итүдә резервларны һәм өстәмә чараларны ачыклау.

Республикада бәйрәм көннәрендә янгынга каршы аерым режим кертелде, ул пиротехник эшләнмәләрне куллану таләпләрен катгыйлата, кешеләр күпләп җыелып бәйрәм итүче урыннарга өстәмә таләпләр кертә. Бу профилактик юнәлештәге өстәмә чараларның гомум бер комплексы.


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас