

Гөлсимә Иштанова, БСТ каналы алып баручысы:
- Җир шары хәзер шәбрәк әйләнә, диләр. Дәлил итеп галимнәрнең ниндидер исәпләүләрен китерәләр, күпмедер секундка сәгатьне күчерергә тәкъдим итәләр. Минемчә, 2022 елның тизлеге секундлап кына түгел, минутлап, хәтта сәгатьләп арткандыр ул. Әле генә февраль вакыйгаларының сәбәпләрен аңламый хәвефләнә идек, кибеттә килосын 120 сум белән шикәр сатып алырга чират тора идек. Көннәр яшен тизлегендә үтте дә китте. Вакыт сентябрь-октябрь айларында гына бераз туктап торгандай булды. Өлешчә мобилизацигә чакыру кәгазьләрен таратып бетерү белән ул янә элекке тизлегенә кайтты. Шушы дөньядагы катлаулы геосәяси һәм икътисади вакыйгалар фонында гаиләбездә булган үзгәрешләр якты гына, чагу гына булып аерылып тора. Җәй Торатауга күтәрелү, Зилаердагы Пәйгамбәр ташын барып күрү белән истә калды. Ә инде Морадым тарлавыгына ел саен бару безнең традициягә әйләнде.
Быелгы сәяхәтләр нәрсәсе белән кызык – малайлар Урал тауларының ничек барлыкка килүе турында сораша башлады. Аларга, үзем мәктәптә укыганда “Башкортстан географияе” дәресләрендә алган белемгә таянып, аңлатуым кызык булды. Без укыганда шундый фән бар иде. Мәктәпне тәмамлауга ничә ел, ә мин укытучымның аңлатканын, сүзмә-сүз кабатлап, улларыма сөйлим. Менә ул мәктәп биргән белемнең әһәмияте. Шуңа быел Президентның туган якны өйрәнү дәресләрен кертү турындагы тәкъдимен хуплап каршы алдым. Белем артык булмый. Гомумән, быел мәгарифкә бәйле яңалыклар күп булды. Балалар һәм үсмерләр хәрәкәтен тергезү турындагы хәбәрне күпләр скептикларча кабул итте. Өч ул әнисе буларак, бу тәкъдим белән дә килешәм. Өлкән улыбыз быел Совет мәйданында һәйкәл ачылганда “шәйморатовчы” антын бирде. Шул вакыйганы нык җитди кабул итте улыбыз, значокны зур горурлык белән тагып йөри. Ике энесенә аны үрдәк итәбез – менә, абыең кебек укысагыз, сез дә “шәйморатовчы” булачаксыз, дибезю Менә шундый вакыйгалар, хатирәләр белән истә калды 2022 ел.