

Яңа елны да каршы алдык. Бәйрәм-бәйрәм дибез дә бит. Бәйрәм итә белмәүчеләр дә бар шул арабызда. Кәеф-сафа корып утырган табыннарның кайчак күңелсез, хәтта фаҗига белән тәмамланганнары да бар. Бигрәк тә әти-әнисе эчкән гаиләләр хәвефле. Шуны исәпкә алып, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Яңа ел чорында район һәм шәһәрләрнең социаль хезмәтләренә исәптә торган гаиләләргә күз-колак булырга кушы.
"Әле дә хәтердә, өч ел элек Әбҗәлил районы башлыгы Илдар Нәфыйков төнлә исәптә торган бер гаиләгә барып, балаларын алып кайтып киткәнен сөйләгән иде. Югыйсә, ул гаиләдә фаҗига булуын көт тә тор. Хөрмәтле җитәкчеләр, болай өйләргә үзегез йөрмәгез! Моның өчен сезнең хезмәтләр бар. Уңышсыз гаиләләрдә Яңа ел һәм бәйрәм көннәрендә балалар үлмәсен өчен алдан ук нәрсә эшләргә кирәклеген кайгыртыгыз. Мин бу хәл турында сорашып торачакмын, эшегездә җитешсезлекләрне күрәчәкмен”, - дип белдерде Радий Хәбиров иртәнге оператив киңәшмә вакытында.
Бу сөйләшүдән соң, Уфа мэры Ратмир Мәүлиев опека һәм попечительлек идарәсе җитәкчесе Гөлария Ялчикаевага гыйнвар каникулларында исәптә торган гаиләләргә рейдлар оештырырга кушкан.
"Бу рейдлар балалар авыр хәлдә калып интекмәсен, янып, я өшеп үлмәсен өчен кирәк. Мондый гаиләләрнең исемлеген контрольгә алуыгызны сорыйм”, - диде ул.
Дуслар, сезнең күршеләрегездә шундый гаиләләр булса, күз-колак булыгыз, әгәр эчеп-исереп балаларын карамыйлар икән, социаль хезмәтләргә шалтыратыгыз.
Фото: ria.ru