

Башкортстан Республикасының Гаилә һәм хезмәт министрлыгында Кушнаренко районының Канлы авылында 36 урынга исәпләнгән шәсхи картлар йорты ачу турында концессия килешүенә кул куелды. Инвестор булып “Доверие-Кушнаренково” оешмасы җәлеп ителә. Бу проект 20 эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк. Концессия килешүенең вакыты - 40 ел.
Кайчандыр ябылган мәктәпне картлар йорты итеп үзгәрткәндә бөтен хәвефсезлек кагыйдәләре исәпкә алынып эшләнәчәк. Әйтик, янгынга каршы хәвефсезлек, инвалидлар өчен кереп-чыгып йөри алу мөмкинлеге һәм башкалар. Әлеге вакытта мәктәп бинасы 65 процентка искергән, дип хәбәр итте БР Хезмәт һәм гаилә министры Ленара Иванова. Тәҗрибә күрсәтүенчә, мондый пансионатлар барлыкка килгәч авылдагы тормыш җанланып китә: тәмле икмәк исләре чыга башлый, физиотерапия бүлегендәге хезмәтләр белән авылда яшәүче өлкәннәр дә файдалана ала.
Килешү шартлары буенча, концессионерга эшкуарлык белән шөгыльләнер өчен дәүләт милкендә булган объектлар, җирләр арендага тапшырыла. Пансионат ачылганнан соң ел саен стационар формада социаль хезмәтләр күрсәтү өчен 3,9 миллион сум субсидия биреләчәк. 36 койконың 23е Башкортстан Республикасы Гаилә һәм хезмәт министрлыгы тарафыннан тәэмин ителәчәк һәм республика казнасыннан түләнәчәк. Калган 13 койко исә коммерция шартларында тулыландырылачак.
Инвестиция чараларының тулысынча 12 елда аклануы көтелә. Киләсе ике елда концессионер объектны реконструкцияләячәк, җиһазлар сатып алачак һәм объектны эшләтеп җибәрү өчен рөхсәт алачак. Реконструкциядән соң социаль объектның мәйданы 456 квадрат метрга артып, 779 квадрат метр тәшкил итәчәк. Ягъни, ике тапкырга зурая дигән сүз.
«Доверие-Кушнаренково» оешмасы проектка 20,1 миллион сум ака җәлеп итәргә ниятли. Шуның 8,1 миллион сумы – үзләренеке, 6 миллион сум – грант исәбеннән һәм калганнары кредит чаралары.
Әйткәндәй, Башкортстан Русиядә картлар йортлары-пансионатлар оештырганда дәүләт-шәхси партнерлыгы механизмын гамәлгә куючы беренче төбәк. 2017 елда Мишкә районының Ирсай авылында 25 койкога исәпләнгән пансионат ачылды. Әлеге вакытта республикада 110 койкога исәпләнгән дүрт пансионат эшләп килә. Аларда 50 кеше эшли.
2023 елда Иглин районында 22 кешегә исәпләнгән пансионат ачу планлаштырыла.
Чыганак: pravitelstvorb.ru