

Күңел дигәнебез үзенекен итә – дөньядагы, илдәге хәлләргә, икътисади авырлыкларга, тормыш мәшәкатьләренә карамастан, һәрберебез - зурлар да, балалар да - Яңа ел көтә! Бәйрәм рухына чумасы, могҗизалы хисләргә күмеләсе, Яңа елның серлелеге сизелеп торган урыннарда буласы килә.
Ә андый урыннар Яңа ел алдыннан башкалабызда бихисап күп булып китә. Шундый мәйданчыкларның берсен – шушы көннәрдә эшли башлаган Кыш Бабай резиденциясен без дә барып күрдек. Ул Агыйдел елгасы ярында урнашкан. Кышкы каникулларда башкаланы – Яңа ел рухы хакимлек иткән мәйданчыкларны, шугалакларны, боздан эшләнгән серле сыннарны күрсәтергә дип балаларын Уфага алып килгән әти-әниләргә Кыш Бабай резиденциясе – менә дигән күркәм урын. Ничек инде, Уфага кил дә, шундый шәп урынны күрми кит, имеш!
- Гаилә белән бергә үткәрә торган, спорт белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара торган матур вакыт җитте, - дигән иде резиденцияне ачу тантанасында Уфа мэры Ратмир Мәүлиев.
Чыннан да шулай. Бирегә килергә дә бик уңайлы – башкаланың Конгресс-холыннан яр буена җәяүләп төшәргә яки Дуслык монументыннан 16.00-22.00 сәгать аралыгында йөрүче шатлда килеп җитәргә була.
Кыш Бабай резиденциясе зур булмаган, әмма бик матур җыйнак йортта урнашкан. Без килгәндә дә биредә кеше күп иде: әти-әниләре белән килгән балалар йорт алдына басып, күз дә каш Кыш Бабай чыкканны көтә. Һәркемнең үзенең генә аңа әйтер теләге, сүзе бар. Тагын бер төркем балалар бер як читтә вольер эчендә печән күшәп торган боланга карап шаккаткан. Шулай булмый ни, күпләренең чын болан күргәне юк бит! Ә ул шундый матур, сөйкемле. Мөгезләре шундый әкияти мәгрур! Вольердан ун адымнар читтә – боланкайның азыгы, тюкланган печән тәгәрмәчләре.
Резиденция биләмәсе зур булмаса да, гөр килеп тора: якында гына – шугалак, ачыгып киткәннәр өчен кайнар чәй белән тәгам ризык капкаларга сәүдә нокталары – лареклар бар.
Монда нишлиләр икән дип бер төркем янына тукталсак, мәш килеп уеннар оештырганнар. Әйтүләренчә, мастер-классларны, уеннарны һәр көнне үткәрәләр икән.
Кыш Бабай резиденциясен күрергә, аның үзе белән аралашырга, теләк-хыялларын җиткерергә теләүчеләр бирегә 14 гыйнварга кадәр 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр килә ала. Яңа ел төнендә Кыш Бабай кунакларны төнге сәгать 2.00гә кадәр кабул итә.
Биредә Яңа ел рухы тагын да көчәеп киткән кебек. Күтәренке кәеф белән шат елмаеп кайтыр якка юлланган балаларга һәм зурларга карап, без дә аларга күңелебездән имин көннәр, елларның тыныч килүен теләдек.
Руфина Таҗиева.