

Ел дәвамында гәзитебездә матур кызлар арасында бәйге барды. Алар гәзитнең һәр санында чыкты. Ниһаять быелгы соңгы айның гүзәле дә билгеләнде. Ул Гөлфия Илдар кызы Сәетгәрәева.
Чакмагыш районы Аблай авылында туып-үскән. Гөлфия бүгенге көндә Башкорт дәүләт университетының филология факультеты талибәсе, туган телне һәм әдәбитят фәннәрен якын күрә.
Мәктәптә укыган чорында ук актив булган, белем учагының спорт һәм мәдәни чараларында катнашып, чыгыш ясап йөргән. Чакмагыш гимназиясендә уздырылган төрле ярышларда катнашып, автоматтан ату буенча бәйгедә “Иң яхшы атучы” исемен алуга ирешкән. Юнармеецлар сафында булган. Бию, шигырь сөйләү шөгылен вузга килгәч тә дәвам итә.
Укудан тыш буш вакытларында фотога төшерергә ярата. Күңеленә якын тагы бер шөгыльләренең берсе – бусинкалардан сумкалар тегү .