Җәмгыять
23 декабрь 2022, 13:00

Исән һәм бай Исәнбай!

Аның игелекле халкы кече ватаннарын никадәр яратуын күркәм эшләр белән раслап тора.

Исән һәм бай Исәнбай!Исән һәм бай Исәнбай!
Исән һәм бай Исәнбай!

Аның игелекле халкы кече ватаннарын никадәр яратуын күркәм эшләр белән раслап тора.

 

Узып баручы елның 8 октябрендә Илеш районының Исәнбай авылында контракт буенча хезмәткә китеп, махсус хәрби операциядә һәлак булган 34 яшьлек  Эльвир Якупов белән хушлаштылар. Авыл тарихында иң кайгылы, яшен-картын тетрәндергән көн булгандыр ул. Чөнки авыл, ни әйтсәң дә, зур бер гаилә кебек – кайгысы да, шатлыгы да уртак. Ә Эльвир Тәлгать улы авылны җаны-тәне белән яраткан, аның иртәгәсен тагын да матуррак, мөмкинлекләрен зуррак, өметле итеп күрергә теләгән. Изге хыялары булган егетебезнең. Тик үзе исән чагында тормышка ашырып өлгермәгән. Ләкин ялкынлы йөрәкле егетнең якын дуслары, якыннары Эльвирның максатларын, хыялын белеп торган һәм көннәрдән бер көнне Исәнбай егетләре аларны чынга ашырырга булган: нәтиҗәдә, үткән шимбәдә бу авылда хоккей тартмасын  ачу тантасы узды.

Гүзәл табигатьле бу авылга читтән килеп күз атучы, аны яшәү урыны итеп сайлаучылар артканнан-арта. Аның төп халкы авылның киләчәге турында уйлана, алар авылга нигез салучылар буынының дәвамы. Исәнбайлылар авыл тормышын аек, заманча, уңайлы итеп кору ниятендә матур эшләргә җиңел тотына. Хоккей тартмасы ачу турында ныклы карар да озакка сузмыйча гамәлгә ашырыла.

Бу эшкә актив тотынган егетләр бюджет акчасына исәп тотмый, авыл халкына чакыру ташлыйлар. Кем күпме булдыра, шулкадәр өлеш кертеп, тиешле сумманы туплыйлар һәм хоккей тартмасын корып куеп, ял һәм очрашулар өчен бик матур урын булдырганнар. Авылдашлар бу эштә башлап йөргән Марат Закировның аеруча зур тырышлыгын билгели. Уфада яшәсә дә, туган авылына, җырдагыча, күңеле ашкынып тора аның. Бу эшкә алынгач та кирәкле сумнарны җыю эшен ике көндә төгәлләп, Уфада тартмачык табып, аны авылга алып кайтып урнаштыруны да, аны ачу тантанасын да үз өстенә ала. Игелекле ул тәрбияләп үстергән Мөнзилә апа белән Илдар абый – үзләре дә балаларына үрнәк, алар да зур матди ярдәм күрсәткән.

Рәсүл Вилдановка да авылдашларының рәхмәте зур. Эшле, зур гаиләле, мәшәкатькә чумган булса да, һәр буш минутында егетләргә ярдәмгә ашыккан. Хатыны Дилара һәм кызы Эльмира белән концерт программасын оештырганнар. Нәтиҗәдә, хоккей тартмасын ачкан көн авыл өчен шатлыклы, җырлы-моңлы бәйрәмгә әверелгән. Чараны музыкаль яктан бизәгән, чакыруны кабул итеп килгән, халыкка көй-моңнар бүләк иткән Мәҗитовлар гаиләсенә, Камил Хәсәновка, Радик Гыймазетдиновка һ.б дусларга рәхмәтле авыл кешеләре. Күптән күрешмәгән авылдашларның очрашу чарасын җан җылысы кушып алып барган Алинә Хәсәновага исәнбайлылар аерым рәхмәт белдерә. Уенлы-җырлы программа бик мәгънәле үтә.

 Бу чара исәнбайлыларның олы йөрәкле, ярдәмчел, эшне җиренә җиткереп башкара торган уңган кешеләр булуын тагын бер тапкыр раслый. Авыл яшьләрен исә бу күмәк эш тагын да ныграк берләштергән, алар кулларыннан килгәнчә зур ярдәм күрсәткән. Шундый уңган яшьләрнең берсе Филүс Гыйльвановка аерым  рәхмәтлеләр биредә. Ул, баннерлар ясап, хоккей тартмасын бизәү эшләрен үзе башкарган.

Исәнбай авылы хатын-кызлары да бу күркәм эштән читтә калмаган. Оста куллы хуҗабикәләр тәмле ризыклар әзерләгән. Сый-нигъмәттән имән өстәлләр сыгылырлык мул чәй табыны корганнар. Ә инде иң “усал” айларның берсе булган декабрь көнендә самавырларны  “җырлатып”, кайнар чәй әзерләп торган Нуруллага авылдашлары аерым рәхмәтле. Аның уңганлыгы белән теләгән һәр кеше тәмле ризыклардан авыз итеп, кайнар чәй белән сыйланган.

Хоккей тартмасын ачуда катнашкан һәр кеше турында фәкать җылы сүзләр генә әйтәләр биредә. Иганәчеләргә һәм хоккей кабын төзүче ир-егетләргә карата үзгә бер соклану туган. Шундый мәрхәмәтле, уңган кешеләргә изгелекләре игелекләр булып кайтсын. Бу эштә катнашкан һәр кешегә, аларның якыннарына ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе тели исәнбайлылар.

Юлия Якупова исемле ханым турында аерым язмый булмый. Юлия – өч бала анасы, каһарман солдатыбыз Эльвир Тәлгать улының хатыны. Тирән кайгы кичергән ханым бу изге эш өчен иң беренчеләрдән булып зур суммада акча тапшыра, чөнки бу эш Эльвирының хыялы булган. Үзе исән булмаса да, батыр яугирнең зур өлеше кергән бу эшкә. Аның исеме яши. Ә олы йөрәкле Юлиягә арытаба фәкать яхшылыклар кына юлдаш булсын, башкача югалтулар килмәсен!

Исәнбай дигән ныклы рухы һәм бай тарихы булган күркәм авылда хәзер сәламәт тормыш алып бару, спорт белән шөгыльләнү өчен сөенеп килерлек хоккей тартмасы бар. Анда әле тагын да яхшырту, матурлау эшләрен төгәллисе бар. Республикада санаулы гына авылларда булган мондый спорт корылмасын хәзер төзек килеш сакларга, аны тәрбияләп торырга кирәк. Исәнбайлылар моны булдырыр. Авыл күрке булган яңа объект Фәгыйтьҗан Зарипов җитәкчелегендәге авыл хакимияте хезмәткәрләренә дә өстәмә җаваплылык сала, билгеле. Әмма бердәмлектә көч! Шул тойгы матур башлангычларны үстерергә, булганын сакларга ярдәм итәр. Чөнки бу эштә бүген авылда яшәүче, анда кайтып йөрүчеләрнең генә түгел, ә Исәнбай авылында хоккей тартмасы ачу турында хыялланган, Ватан иминлеге өчен гомерен биргән, батыр исеме еракларга таралган кыю егет – Эльвир Якупов истәлеге дә яшәячәк.

 

Тантаналы бу көнне авыл халкы каһарман солдатларны да хөрмәт белән искә алып, чараны Русия гимны астында салют атып йомгаклап куйганнар. Рухлы, уңган, булдыклы, игелекле ул-кызлары булган исән һәм бай Исәнбай башка авылларыбызга да үрнәк булып тора!

 

Исән һәм бай Исәнбай!
Исән һәм бай Исәнбай!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас