Җәмгыять
23 декабрь 2022, 12:08

Безнең халык эчми башлаган

Башкортстан "Иң аек төбәкләр" рейтингын җитәкли.

Безнең халык эчми башлаганБезнең халык эчми башлаган
Безнең халык эчми башлаган

2022 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында Башкортстан "Иң аек төбәкләр" рейтингын җитәкли.

Округ буенча Самара өлкәсе икенче урында, Мордовия һәм Татарстан өченче һәм дүртенче урыннарны алган. Шушы көннәрдә Дәүләт Думасы депутаты, «Аек Русия» хәрәкәте лидеры Солтан Хәмзәев «Төбәкләрнең аеклык рейтингы»н тәкъдим иткән.

Башкортстан халкының спиртлы эчемлекләргә битараф каравы республика Хөкүмәте ярдәмендә Бөтендөнья башкорт корылтае үткәрә торган «Аек авыл» конкурсы зур роль уйнады. 2019 елда беренче конкурс игълан ителгәнче, төбәк бу рейтингта 32-31 урыннарда бара иде. Проект эшли башлаганнан соң бер ел эчендә (2021 елда)республика 22нче урынга чыкты, ә хәзер 16нчы урынны алып, Башкортстан илнең аек субъектлары егермелегенә керде.

Фото: ustaliy.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас