

22 декабрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның төбәкнең иң зур дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары белән интервьюсы булачак. Ул “Башкортстан” телерадиокомпаниясе (БСТ телеканалы), “Россия 24” телеканалы һәм “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы җитәкчеләренең сорауларына җавап бирәчәк. Сүз 2022 елда республиканың төп казанышлары һәм төбәктә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр турында барачак.
Радий Хәбировның зур интервьюсы бүген БСТ, “Россия 24”, “Башкортстан 24” телеканаллары эфирларында, шулай ук республика башлыгы хакимиятенең социаль челтәрләрендә һәм “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайтының текст вариантында пәнҗешәмбе 19:00 сәгатьтә эфирга чыгачак.