Җәмгыять
22 декабрь 2022, 16:41

Радий Хәбиров гаиләсе турында

Радий Хәбиров 2022 ел йомгаклары буенча биргән зур интервьюсында, эш графигы тыгыз булу сәбәпле, кызганычка каршы, гаиләсе һәм уллары белән бергә сирәк вакыт үткәрергә туры килүен әйтте.

Радий Хәбиров гаиләсе турындаРадий Хәбиров гаиләсе турында
Радий Хәбиров гаиләсе турында

"Мин эшкә киткәндә улларым йоклый әле, кайтканда инде йокларга яткан булалар. Аралашу өчен ял көне бар, яисә кайберчакта йә бер баламны, йә икенчесен кичен миңа эшкә китерүләрен сорыйм. Төпчек улым миңа "атай" ди һәм бу миңа бик ошый. Зур улым Фәрит белән бөтен нәрсә турында сөйләшәбез, мин аның яшенә ташлама ясамыйм. Күптән түгел республикага килеп киткән бер бөек спортчының шаяру катыш әйткән сүзләре исемдә калды: "Гаиләдә бер генә хуҗа булырга тиеш". Шуңа күрә бу яктан минем тылым бик ышанычлы, миңа өйдә рәхәт. Мин - бәхетле кеше, сөекле хатыным һәм сөекле балаларым бар", - диде Радий Хәбиров.

Фото: smartik.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас