Җәмгыять
22 декабрь 2022, 09:15

Дилбегә ныклы кулдамы?

Әтисенең эшен дәвам иткән яшь рәис Азат Марат улы Курбанов  “Уңыш” хуҗалыгын тагын да биеклекләргә күтәрү максаты белән яши.

Дилбегә  ныклы кулдамы?Дилбегә  ныклы кулдамы?
Дилбегә ныклы кулдамы?

      “Командировкаларга еш йөрисез, сүз дә юк. Әмма дә ләкин авыл фермаларында соңгы тапкыр кайчан булдыгыз әле?” -  дип  сораучыларга рәхәтләнеп: “Үткән атнада гына!”- дип җаваплыйбыз. Чыннан да, үткән айда безгә Борай фермерлары белән очрашырга туры килсә,  үткән атнада Дүртөйле  районының тотрыклы эшләп килүче “Уңыш” хуҗалыгы фермаларында булу бәхете тиде. Силос һәм сенаж исе, малкайларның күңелле мөгрәве, фермалар күренеше балачакка, туган авыл фермаларына алып кайткандай булды.

       “Уңыш” хуҗалыгы җитәкчесе Азат  Марат улы Курбанов, 37 яшьтә генә булуына карамастан, үз эшен яхшы белүче, ярыйсы ук тәҗрибә туплаган, ферма эшчеләре һәм авылдашлары арасында хөрмәт яулаган булдыклы кеше буларак тәэсир калдырды. Без аның белән хуҗалык фермаларында очраштык. Сөйләшүе дә, үз-үзен тотышы дә – гади, ихлас, авылча. Үзе әйтүенчә, бу вазыйфада ул 2018 елның мартыннан эшли башлаган.

      Әйткәндәй, Түбән Манчар авылында туып-үскән Азат Маратовичка кадәр әлеге хуҗалык белән озак еллар аның әтисе  җитәкчелек иткән. “Уңыш” элек-электән районда көчле, яхшы күрсәткечләр белән эшләүче тотрыклы герой-колхоз булган. Ә бүгенге хәле белән кызыксынгач, район хакимиятендә  безгә хуҗалыкның игенчелек буенча районда икенче урынны биләп торуы турында әйттеләр.

  • Мин әтинең эшен дәвам итәм инде, - дип башлады сүзне Азат Марат улы. – Әлеге вазыйфаны кабул итеп алганчы, шушында ук инженер булып эшләп алдым. Сату өлкәсендә дә тәҗрибәм бар. Берникадәр вакыт төзелеш эшләре белән дә шөгыльләндем.
  • Әтиеңнең ничек эшләгәнен күргәнсеңдер...
  • Күрү бер, аның урынында эшләү бөтенләй икенче, - дип елмаеп җибәрде Азат Марат улы. – Сүз дә юк, баштагы мәлдә авыррак булды инде. Аннары эшли-эшли тәҗрибә дә туплана. БДАУның механика факультетында алган белемем дә ярдәм итте. “Уңыш” хуҗалыгы элек-электән ашханәләре, саунасы, кинозаллары булган, үз аягында ныклы басып торган алдынгы хуҗалык булды. Максатым – хуҗалыкны сүндермичә, тагын да ныграк аякка бастырырга, ныгытырга, авыл хуҗалыгы базарында лаеклы урын алырга һәм аны сакларга. Аллага шөкер, эшләр әлегә көйле бара.

       Хуҗалыкка ике авыл карый: Түбән Манчар һәм Коралак, ягъни 1нче һәм 2нче бригадалар.  4100 гектар мәйданы бар. Сөренте җирләре – 3 мең гектар чамасы. Туфрагы уңдырышлы, әйбәт.

      Хуҗалык хәлләре турында сөйләшә-сөйләшә, мал абзарлары ягына юлланабыз. Бозаулар абзарына ымлап, Азат Марат улы болай диде:

  • Өченче ел кар-бураннар стеналарына кадәр җимергән иде. Үткән елны стеналарын күтәреп, менә хәзер түбәләрен яптык. Монда бозаулар торачак. Капкаларын, идәнен эшләттек. 24 декабрь көнне хуҗалыкта семинар була, шуңа кадәр эшләрне төгәлләрбез дип уйлыйм.

    Әле реконструкция эшләре барган бинада элек сыерлар абзары булган. Бергәләшеп бинаның эчен дә карап чыктык. Күренеп тора, биредә барысы да заманча, малкайларга уңайлы булырлык итеп эшләнә.

    Әле хуҗалыкта  1200 баш мал исәпләнә икән. “Мал абзарлары һәм башкаларын төзер өчен акча кирәк бит. Ничек хәл итәсез? Дәүләт программаларында катнашасызмы?”, – дип сорыйбыз Азат Марат улыннан.

  • Үз көчебез белән, үзебезнең мөмкинлекләргә таянып тырышабыз, чөнки аңлап торабыз – әгәр бүген шушы эшләрне башкарып чыкмасак, алга табан бара алмаячакбыз. Төзергә дип кредитлар алмадык, чөнки түләүләребез болай да бар – хәтсез техника сатып алдык: чәчү комплекслары, комбайннар. Аннары түбәләр ябу буенча быел  хәтсез эшләр башкардык.

     Азат  Марат улыннан хуҗалыкның елны ничек төгәлләве турында да кызыксындык. “Ашлыкның бәясе түбән диләр, шулай булгач, аның кереме дә зур түгелдер. Ашлыкны саклауга куясыздыр?”, - дибез. “Юк, сатабыз, - диде ул. – Быел уңыш гектарыннан уртача 40 центнер чыкты. Сөренте җирләрне йөз проценты белән файдаландык, аннары ашламалар да хәтсез керттек. Сыек ашламалар куллану да йогынты ясагандыр.  Механизатор егетләргә  зур рәхмәт – туңга сыйфатлы итеп сөрделәр”.

     Хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, басуларга быел көзен чәчмәгәннәр, язга калдырганнар икән. “Чәчмәдек, чөнки шул мәлдә корылык булды, аннан сроклар үтте, җөръәт итмәдек. Һава торышын күреп торгансыздыр, тиз туңдырды, туфрак бозланып катты. Күпме ягулык тотынып, күпме орлык чәчеп тә чыкмаса, нишләрсең? Шуңа күрә  эшләрне язга калдырдык. Алла боерса, Ходайның рәхмәте белән яз әйбәт килер дип өметләнәм” - диде ул.

     Хуҗалык эшләре гөрләп алга барсын дисәң, иң беренче чиратта кеше факторына таянырга кирәклеген һәрберебез аңлап торабыз. Ә монда белгечләр җитәме? Шул турыда кызыксындык. “Җитми инде, менә зоотехник юк, - диде ул уфтаныбрак. -  Агрономыбыз әйбәт. Яшь белгечләргә килгәндә исә, малчылык буенча бригадир-механик – классташым, ул нык ярдәм итә. Мал караучыбыз 25-26 яшьләр тирәсендә. Башка белгечләр – башлыча өлкәннәр. Бер генә комбайнчы-механизаторыбыз минем  яшьтә. Кызганыч, әмма бу ил буенча күзәтелгән хәл инде – күпчелек авыл хуҗалыкларында төп көчне өлкәннәр тәшкил итә”.

      Хуҗалык хәлләре, бүген башкарыла торган эшләр, хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләшә-сөйләшә Азат Марат улы белән ферма территориясе буйлап ары китәбез.  Сыерлар торачак тагын бер абзарны карап чыгабыз. Монда да реконструкция эшләре бара, декабрь азагына сафка керергә тиеш. Биредә барысы да заманча, хәтта малкайлар эчә торган су да җылынып киләчәк. Савым залы да уңайлы – маллар бер яктан керә, икенче яктан чыгып китәләр. Эшләрнең күпчелеге автоматка көйләнәчәк. Сыерларның аягы шумасын өчен идәннәргә матлар җәю дә каралган. 

      Аннары сөт блогы дип аталучы бүлмәләргә юлланабыз. Азагына җиткерәсе эшләр бар әле монда – бәдрәф тә, кием алыштыру бүлмәсе дә булачак. Эшләр төгәлләнү алдында инде. Савылган сөтне суыту урынын да карап чыктык. Күренеп тора – барысын да  җиренә җиткереп башкаралар. Азат Марат улы эш барышын һәрдаим контрольдә тотып,  киңәшләрен биреп тора.

      Хуҗалыктагы авыллар хәле, урамнар торышы, яшьләр, өлкәннәр турында гапләшә торгач, Азат Марат улыннан яшьләр авылларда йортлар саламы, төпләнәләрме, дип кызыксындык. Ул баш чайкады. “Булганын саклап калырга кирәк, шуннан, бәлки, яшьләр дә авылга тартылыр, кем белә”, - диде.

  • Төп юнәлешебез – сөтчелек, сөт белән яшибез, - диде Азат Марат улы. - Аны Бөре шәһәренә сатабыз.  Ераклыгына карамыйбыз, үзләре килеп алалар. Иң мөһиме – хакын түләсеннәр. 

      Хуҗалыкка читтән килеп яшәүчеләр дә бар, ике йортта үзбәкләр тора икән. Читтән булсалар да, тәртип бозып, тавышланып йөрүчеләр юк.

      Шунда ук мал караучы Даян абый Бахретдинов белән танышып, күрешеп, хәл-әхвәл белешеп алдык. Ул ел саен хуҗалыкның 340 баш малын берүзе көтә. Даян абый  Архангель районында туган. Монда килеп эшләвенә 7 ел була икән. “Эшләсәң, эш һәрвакыт бар, хезмәт хакын вакытында түлиләр, - ди Даян абый. – Монда халык та әйбәт. Эшләргә, яшәргә була”.

     Шулай, Яңа ел алдыннан “Өмет”ебезне күпләп алдыручы районнарның берсе булган Дүртөйледә, тотрыклы эшләп килгән “Уңыш” хуҗалыгының яшь җитәкчесе белән танышуыбызга бик шат булдык. Эшләре гөрләп алга барсын, киләсе елда да “Өмет” белән ике арада матур очрашулар насыйп булсын. “Уңыш”ларга уңыш юлдаш булсын.

                                          Руфина Таҗиева.

      

    

   

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас