Җәмгыять
22 декабрь 2022, 16:00

Берләшүдә – безнең көчебез

Радий Хәбиров республика халкының төп сыйфатын атады.

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Башкортстан башлыгы Рәдий Хәбиров республика халкының бердәмлеген, аеруча быел әлеге сыйфатның ачык чагылыш табуын  билгеләп үтте. Зур йомгаклау интервьюсында Рәдий Хәбиров түбәндәгеләрне әйтте:

"Без, чыннан да, берләштек. Безнең каршылыклар азайды. Безнең ил нинди, без бу ил өчен әһәмиятлебезме, аңа ничек карыйбыз, бүгенге яшәешебезгә карашыбыз нинди кебек сораулар турында уйландыра. Бездәге кешеләрнең нинди икәнлекләрен аңлый башладык. Өлкән буын еш кына яшьләр турында сукрана. Ә бүген бу малайларга карагыз - 20, 25, 30 яшь - алар танкларда да яна, көрәшкә дә баралар, гранаталарны да үзләре белән каплыйлар, - диде Радий Хәбиров.

-Башкортстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре бик көчле, - үзара ярдәмләшү, үзеңне корбан итү, Ватанга мәхәббәт. Бу сүзләр генә түгел, бу чыннан да шулай. Башкортлар һәм республикада яшәүче халыклар һәрвакыт ил мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәделәр. Без зур сәнәгать ярдәме чыганагы булдык: авиация керосины, дизель ягулыгы, безнең двигательләр – саный китсәң бихисап. Соңгы вакытта гына да безгә Донбасстан 800 дән артык мәҗбүри күчеп килгән кешене кабул иттек. Кемдер туганнарында яшәсә, икенчеләре вакытлы лагерьларга урнашты. Бу кешеләр бездә яңа Ватаннарын табар дип уйлыйм".

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас