Җәмгыять
22 декабрь 2022, 16:20

“Барлык торак пунктларыбызны да "бәхет шәһәрләре" итәргә кирәк”

Радий Хәбиров эшләрне дәвам итәргә кушты.

“Барлык торак пунктларыбызны  да "бәхет шәһәрләре" итәргә кирәк”“Барлык торак пунктларыбызны  да "бәхет шәһәрләре" итәргә кирәк”
“Барлык торак пунктларыбызны да "бәхет шәһәрләре" итәргә кирәк”

Башкортстанның башкаласы Уфа тирәли урнашкан касабаларда, Иглин һәм башка районнарда  яшәүчеләргә очрашырга туры килгән проблемаларның берсе -  электрны сүндерү. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ел йомгаклары буенча зур интервьюсында билгеләп үткәнчә, бу системалы мәсьәлә, аны хәл итү белән бөтен республика шөгыльләнә.

"Кайчандыр кешеләргә төзер  өчен җир участоклары  бүлеп бирделәр. Ләкин инфраструктура белән гел соңга калынды. Хәзер әйтергә җиңел ул -  барлык торак пунктларыбызны да "бәхет шәһәрләре" итәргә кирәк. Ләкин сүз бит миллиардлар турында  бармый – триллионнар турында.. Шуңа күрә өстенлекләрне билгеләргә, бирешмәскә һәм эшләүне дәвам итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас