

Бүген биргән зур интервьюсы барышында Радий Хәбиров төбәктә казылмаларны куллану темасына да кагылып үтте. 2021 ел җәендә республикада хөкүмәт премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов җитәкчелегендә Казылмаларны кулланучылар эшчәнлеге һәм казылмаларны куллану өлкәсендәге хокук бозу очраклары сораулары буенча ведомствоара комиссия үз эшен башлады. Радий Хәбиров мондый комиссия төзү ихтыяҗы республика халкының казылмалар кулланучылар эшчәнлегеннән канәгать булмавыннан гыйбарәт дип белдерде.
“Без файдалы казылмалар чыганакларын эшкәрткәндә закон бозу очракларына юл куймаска рөхсәт итүче схеманы төзибез. Ведомствоара комиссия кешеләрне ишетә, без аларның сигналларына колак салабыз, тиешле карарлар кабул итәбез – берничә җинаять эше кузгаттык”, – диде Радий Хәбиров.
Азат Бадранов махсус хәрби операциядә булган чакта комиссияне кем җитәкли дигән сорауга төбәк җитәкчесе болай дип җаваплады:
“Азат Шамил улы республика хөкүмәтенең беренче вице-премьеры булып калачак, аның урынын берсен дә алмый. Ул башкарган вәкаләтләрнең бер өлешен Башкортстан хөкүмәте аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов үз өстенә алачак. Әле ул Луганск Халык республикасында озайлы командировкада. Якын арада ул кайтып җитәчәк”.
Чыганак: bashinform.ru