Җәмгыять
21 декабрь 2022, 07:40

Ялган мәгълүмат тарала

Республикада агымдагы ел башыннан 9 федераль һәм 28 төбәк фейк ачыкланган.

derbend.ruderbend.ru
Фото:derbend.ru

Башкортстанда Телеграм мессенджерда 2022 елда “Фейклар белән көрәш. Башкортстан" платформасы эшли башлады. Ел башыннан бу ресурста 9 федераль һәм 28 төбәк фейк ачыкланган. "Башкортстан үзәк идарә итү үзәге" проекты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Черенков сүзләренчә, аларның  күпчелек  темасы махсус хәрби операция белән бәйле. Әйтик, өлешчә мобилизация  тәмамланганнан соң Уфадагы бер  кешегә хәрби комиссариаттан повестка тапшыру турында ялган хәбәр килгән.

 «Россия бүген» мәйданчыгында «Фейк мәгълүматына каршы тору буенча эш йомгаклары» матбугат конференциясе барышында " Фейклар таралуга һәм аларга каршы көрәш ысуллары” турында сөйләделәр. Анда «Регионнар Диалогы» АНО генераль директоры Владимир Табак, шулай ук хакимият органнары, эре мәгълүмат мәйданчыклары вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары катнашты.

Владимир Табак  сүзләренчә, 2022 елда Россия территориясендә таралган фейклар саны 3,7 меңнән артып киткән. Ялган мәгълүмат күләме узган ел белән чагыштырганда 6 тапкырга арткан, челтәр кулланучыларның 60% тан артыгы атнага ким дигәндә бер тапкыр ялганны очрата. Иң популяр ялган: үзгәртеп эшләнгән архив фотолары һәм видеолары, ялган документлар, билгеле мәгълүматны бозу. Фейклар махсус хәрби операция  барган өлкшләрдә һәм Кырым  территорияләрендә киң таралган . Дөрес булмаган мәгълүмат үрнәкләре бихисап. Әйтик, яшьармиячеләрне мобилизацияләячәкләре хакында һәм метрода метрополитен билетларында атом сугышы башлану турында хәбәр итәләр.

Владимир Табак билгеләп үткәнчә, Россия халкы мәгълүматны тануда еш кына үз-үзенә чиктән тыш ышанучан булып чыга, ә ялганны хакыйкатьтән аеру җиңел булмый.

- -Мәгълүмати иминлеккә генә түгел, милли хәвефсезлеккә дә куркыныч яный. Дәүләт һәм гражданлык җәмгыятен: хакимият органнарын, яшьләрне, киң мәгълүмат чаралары вәкилләрен, вузларны, эксперт берләшмәләрен берләштерү таләп ителә.  Фейкларны вакытында туктатканда гына  гражданнар өчен имин мәгълүмати мөһит булдыру мөмкин, - дип билгеләп үтте Владимир Табак.

Читайте нас