Җәмгыять
21 декабрь 2022, 11:45

Файлалы һәм кирәкле чара

Башкорт һәм татар  басмалары журналистларының семинары узды.

Файлалы һәм кирәкле чараФайлалы һәм кирәкле чара
Файлалы һәм кирәкле чара

Уфада  башкорт һәм татар киң мәгълүмат чаралары журналистлары өчен “ Милли матбугат һәм әдәби тел нормалары заманча этапта” дип исемләнгән гамәли семинар файдалы үтте.

Семинарда катнашучылар  медиасфераны заманча үстерү, Башкортстан Республикасы киң мәгълүмат чараларын Интернет киңлекләрендә һәм социаль челтәрләрдә таныту алымнары турында фикер алыштылар.

Пленар өлештә БР Матбугат агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов чыгыш ясады:

− Соңгы елларда милли басмаларның  санлаштырылган теле социаль челтәрләрдә уңышлы формалаша. Агентлык хезмәткәрләре заманча медиаресурсларны, санлаштырылган мөһитне үстерүдә актив катнашалар һәм иң мөһиме −  милли телләрне өйрәнү һәм үстерү икәнен онытмаска кирәклеген аңлыйлар. Чөнки тел −  Республика медиасферасының йөрәге, ул журналистның иң төп коралы, халык һәм җәмгыять белән элемтә. Спикерлар сезгә милли телләрнең заманча үсеш тенденцияләре, аларны заманча санлы мөһиткә яраклаштыру турында сөйләячәкләр. Безнең мәйданчык медиа өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу урыны булыр һәм башкорт матбугатын алга таба үстерү өчен этәргеч булыр дип ышанам, − дип билгеләде Марат Газизов.

Семинар башкорт һәм татар теле журналистлары өчен ике мәйданчыкта узды. Әлеге чарадан һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат туплау, борчыган сорауларны җавап табу, белгечләрнең киңәшләрен тыңлау, үзара аралашу, фикер алышу мөмкинлегенә ия булды. Арытаба семинарда алган белемнәрен эшчәнлекләрендә куллану теләге белән таралышты.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас