

Русиялеләр җыйнак кына дизайнлы балдакны эшкә киеп бара торган иң яраткан бизәнгеч дип атаганнар. Бу җәһәттән сораштырулар үткәрелгән, анда илнең барлык төбәкләрендә яшәүче 18 яшьтән узган 1270 кеше катнашкан.
Шулай итеп, 69 процент русиялеләр эшкә күбрәк – балдак, 42 проценты — алкалар, 41 проценты сәгать киеп йөрүләре турында сөйләгән.
Шул ук вакытта 22 процент русиялеләр - чылбыр, 14 проценты - беләзек, 10 проценты кулон киеп йөри. Җыйнак дизайнлы бизәнгечләрнең иң популяр булуы ачыкланган.
Тагын шунысы кызыклы – йөзекләр һәм алкалар табибларның һәм сату менеджерларының яраткан бизәнгече икән.
Шоферлар балдаклар һәм чылбырлар ярата. Механиклар – йөзекләр һәм беләзекләр.