

Яңа ел төнендә русиялеләргә штрафлар янавы да бар. Юрист Елена Кудерко бәйрәмнәрдә ниләр эшләргә тыелганлыгы турында санап үтте.
Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту һәм алкогольле эчемлекләр эчү тыела. Моның өчен штраф 500-3000 һәм 1500 сум тәшкил итә.
Моннан тыш, идарәче компания белән алдан килешмичә, фатир тәрәзәләре һәм балконнарыннан фейерверклар ату тыела, күп катлы йортлар ихатасында да шул ук хәл. Идарәче компания белән алдан килешенгән булу мотлак. Фейерверклар ату ниндидер күңелсез нәтиҗәләргә китергән очракта иң азы 500 сум күләмдә штраф яный, салынган зыянны исәпкә алып, аерым очракларда бу җәза 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителүгә тиң.
Властьларга хәбәр итмичә, массакүләм чаралар (флешмоблар, төрле акцияләр) үткәрү дә тыела. Физик шәхесләр моның өчен 10-20 мең сум күләмдә штрафка тарыса, юридик шәхесләр өчен бу сумма 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Тынычлык режимын үтәү турында да истән чыгармаска кирәк. Кайсыбер төбәкләрдә Яңа ел төнендә иртәнге 3.00-4.00 сәгатьтән соң тавышлану тыела.
Чыганак: lenta.ru