

Башкортстан буенча Милли банк экспертлары түбәндәгечә аңлата.
Төп ставка - ул Үзәк банкның коммерция банкларына кредит бирү һәм алардан депозитка акча алу проценты.
Ни өчен төп ставка саклана?
*Хәзерге хакларның үсеш темпы - уртача, кулланучылар соравы - үзгәрешсез диярлек.
*Халыкның һәм бизнесның инфляция күзаллавы иске күләмдә кала.
*Хакларның арту хәвефе аларның кимү хәвефеннән өстен.
Башкортстанда хәл-торыш ничек?
*2022 елның октябрь-ноябрь айларында кулланучыларның активлыгы түбән булды.
*2022 елның ноябрендә төбәктә еллык инфляция кимеде.
*Бизнесның инфляция күзаллавы түбәнәйде.
Төп ставка нинди йогынты ясый?
*Товар һәм хезмәтләр хакына
*вкладлар буенча ставкаларга
*кредит буенча ставкаларга
Ни өчен төп ставканы үзгәртергә кирәк?
Көйләүче төп ставка инфляцияне киметерлек, халыкның керемен саклап калырлык итеп билгели. Тотрыклы түбән инфляция - елына 4% чамасы - кешеләрнең җыйган акчасын юкка чыгудан саклап калачак, ә кредитлар, аеруча ипотека, кыйммәт булмаячак. Русия банкы күзаллавынча, 2024 елда инфляция 4% ка кадәр түбәнәячәк.