Җәмгыять
19 декабрь 2022, 05:53

Түбәләргә кар җыелса, кая мөрәҗәгать итәргә?

Күп урыннарда боз сөңгеләре дә куркыныч тудыра...

vp43.ruvp43.ru
Фото:vp43.ru

Республика халкына биналар түбәләрендә кар җыелып киткән очракта кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге хакында сөйләделәр.

Соңгы көннәрдә күзәтелгән һава температурасы тибрәнешләре сәбәпле түбәләр, кондиционерлардан һәм тәрәзә төпләреннән кар һәм боз сөңгеләре килеп төшү куркынычы артты.  Алар чистартылмаган булса, андый корылма һәм биналарны урап узарга,  якын-тирәдә машиналарны калдырмаска киңәш ителә.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр комитетында күп фатирлы йортлар түбәләрен кардан торак компанияләре чистартырга тиеш, дип искә төшерә. Ә менә шәхси йортлар очрагына килгәндә – бу  мәшәкать торак хуҗалары иңнәренә төшә.

Идарә итүче компанияләр хезмәтләндерә  торган йортлар түбәләрен кар басса, боз кисәкләре “эленеп” торса, бу хакта торак компаниясенә яисә 112 номеры буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. 

Чыганак: UfaTime.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас