

Русия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын 1 гыйнвардан 16 242 сумга кадәр арттыру турындагы законга кул куйды.
Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
“Хезмәткә түләүнең минималь күләмен 2023 елның 1 гыйнварыннан аена 16 242 сум күләмендә билгеләргә", - диелә законда.
Дәүләт Думасы 2023 елга минималь хезмәт хакы турындагы законны 7 декабрьдә кабул итте. “Бүгенге көндә минималь хезмәт хакының күләме 15 279 сум тәшкил итә. Шулай итеп, 6,3 процентка үсеш каралган”, - дип хәбәр ителә парламентның түбәнге палатасында.