Җәмгыять
19 декабрь 2022, 06:30

Аш-су остасы

"Уңган хуҗабикә" конкурсы җиңүчесе.

Аш-су остасыАш-су остасы
Аш-су остасы

Һәр авылның  аш-суга оста хатын-кызлары була. Аларны бәйрәмнәргә, ашларга табын әзерләргә дә чакыралар, ризыкларны пешерергә заказ да бирәләр.

Заманалар үзгәрсә дә, күпчелек камыр ризыгын кибеттән сатып алырга мөмкин булса да, шул оста куллар пешергән милли ризыкларның тәменә җитәме соң!? Шуңа күрә дә чираттагы конкурсыбыз аш-су осталарына багышланды. Хуҗабикәләр үзләренең рецептлары буенча, күңел җылысы кушып әзерләгән ризыклары белән фотога төшеп җибәрде. Әлбәттә иң күп тавыш җыючы җиңүче булып ачыкланды.

 Башкортстан, Татарстан республикаларыннан хатын-кызлар үзләре пешергән чәк-чәкләрне, бәлешләрне, тортларны фотога төшереп, безгә салган.  

Шулар арасыннан Татарстан республикасында яшәүче Әлфинур Гатина җиңүгә иреште. Чистай районы Татар Сарсаз авылында яшәүче Әлфинур апа якыннарын гына түгел, авылдашларын да телеңне йотарлык помадкалар белән сыйлый икән. Ул тумышы белән Аксубай районы Пионер авылыннан. Хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган, фермада эшләгән. Лаеклы ялга чыгар алдыннан халыкны социаль яклау бүлегендә хезмәт иткән.

Тормыш иптәше белән өч балага гомер бүләк иткәннәр. Кызганычка каршы, 20 ел элек – олы улын, 4 ел элек гомер юлдашын югалту кайгысын кичергән.

Төп йортта берүзе генә яшәсә дә, төшенкелеккә бирешми, балаларын, оныкларын һәрчак көтеп алып, алар барлыгына куанып, игелекләрен күреп яши.

Әлфинур Гатина кул эшләренә оста: тегә, чигә, бәйли. Өстәвенә, ир-ат эше дип тормый, һәр хезмәтне җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Йортында һәр урында тәртип хакимлек итә, дөньясын уңган хуҗабикә үстергән чәчкәләр, гөлләр бизи. Әлфинур апа гарәп телен өйрәнеп алып, мәчеткә укырга йөри. Якыннары, туганнары белән аралашып, күркәм гомер кичерә.

Ә аш-су бүлмәсендә аның иң яратып пешергән ризыгы – помадка.

-Бу ризыкны күпчелек очракта никах мәҗлесләренә, юбилей тантаналарына әзерлим. Кабаттан сорап алып, заказ бирәләр. Димәк, ошаталар, ә бу миңа дәрт бирә, күңелемне күтәрә,-  диде Әлфинур апа.

Чынлап та, күңел биреп пешергән ризык тәмлерәк тә килеп чыга, уңа да шул. Рецептын сорагач җиңүчебез ихлас ризашлашып, безнең белән дә бүлеште.

Помадка рецепты:

-1 чынаяк сөт,

-3 чынаяк шикәр комы,

-2 аш калагы үсемлек мае,

-1 чәй калагы очында ванилин.

Газ өстендә кәстрүлдә кайнатып чыгарасыз һәм әкрен утта 50-60 минут тотасыз. Аннан соң аны формаларга салырга кирәк.

Изге җанлы, ихлас, ягымлы ханымга карап сокланып куйдым. Укып кына аш-су остасы булып булмый, кулдан килә ул сәләт дип уйлыйм. Уңганнар һәм хезмәт сөючәннәр кулыннан килә. Ә конкурсыбызда шундыйлар катнаша да инде. Алар турында гәзиттә язуы үзе күңелле һәм рәхәт.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас