Җәмгыять
18 Декабря 2022, 11:55

Яшь кешеләргә тәмәке сатмый башласалар...

Тартуны ташларлармы? 

Яшь кешеләргә тәмәке сатмый башласалар...Яшь кешеләргә тәмәке сатмый башласалар...
Яшь кешеләргә тәмәке сатмый башласалар...

Яңа Зеландия 2009 елның 1 гыйнварыннан соң туган кешеләргә тәмәке сатмый башлаганнар. Ил хакимияте фикеренчә, бу халыкның гомер озынлыгын арттырачак, шулай ук 5 миллиард доллардан артык акчаны янга калдырачак, чөнки тәмәке тарту аркасында килеп чыккан авыруларны дәвалау кирәк булмаячак.

SuperJob сервисы Уфа кешеләреннән дә тәмәке сатуны тыю турында фикерләрен сорашканнар. Һәр икенче уфалы (48%) инициативаны хуплаган – бу сораштырылучылар мондый тыюны Русиядә дә кертергә кирәк дип саный. Ләкин 21% - каршы чыккан. Тавыш бирүдә катнашучыларның бу өлеше мондый тыюның мәгънәсе юк дип саный.

Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас