

Сизгәнсездер микән, соңгы айда Башкортстанда ягулыкка бәяләр күтәрелде.
Ноябрь нәтиҗәләре буенча үсеш 4,5% тәшкил итте. Мондый темп республика базары өчен хас түгел, әлбәттә. Тик бөтен статистиканы дизель ягулыгына бәяләр артуы бозган. Ноябрь аенда аның хакы 55,6 сумга җиткән. Шул ук чорда бензин бәясе нибары 0,4%ка арткан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нефть бәясе еллык пиктан 50% ка кимегән.
Уфалылар республикада ягулык бәяләренең кискен артуына аптыраганнар. Бер кеше төбәк башлыгының социаль челтәрдәге битенә дәгъва белдереп язган. Ул дизель ягулыгына бәянең бер айда инде берничә тапкыр күтәрелүен билгеләп үткән.
"Автозаправкаларда ягулык бәяләре кайчан үсүдән туктый? Бер ай эчендә солярка 4 сумга күтәрелде, кварплатны да күтәрделәр. Бәяләрне күпме күтәрергә була?! Хезмәт хаклары мондый тизлек белән үсми", — дигән Олег Ш.
Җитәкче әлегә җавап бирмәгән. Фото:profile.ru