Җәмгыять
18 декабрь 2022, 16:34

Иртәгә ерак юлга чыкмагыз!

Республика дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов юлларда хәвефсезлек чараларын үтәргә киңәш итә.

Иртәгә ерак юлга чыкмагыз!Иртәгә ерак юлга чыкмагыз!
Иртәгә ерак юлга чыкмагыз!

Иртәгә ерак юлга чыкмагыз! Хөрмәтле республика халкы һәм кунаклары! Башкортстанда тотрыксыз һава шарттары саклана. М7 «Волга», М5 «Урал» һәм Р240 Уфа-Ырынбур автоюлларында хәвефсезлекне тәэмин итү өчен Дәүләт автоинспекциясенең өстәмә 26 юл-патруль хезмәте экипажлары эшкә чыга. Республиканың башкаласында өзлексез һәм хәвефсез юл хәрәкәтен тәэмин итү өчен 20дән артык юл-патруль хезмәте экипажы җәлеп ителгән.

Республика дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов юлларда хәвефсезлек чараларын үтәргә киңәш итәм дип язды: "Шәхси транспортта йөрергә бик кирәк очракта да, ерак араларга юлга чыгудан тыелып торыгыз, андый вакытта җәмгыять транспорты белән файдаланыгыз. Әгәр шәхси транспортта юлга чыксагыз, автомобильнең тулысынча техник яктан төзеклеген тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм шәхси хәвефсезлек чараларын мотлак үтәргә кирәк. Исән-сау булыгыз!"

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас