Җәмгыять
17 декабрь 2022, 13:27

Хәрби әзерлек үтә малайлар

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында урнашкан, Русия Герое Максим Серафимов исемендәге  “Патриот” хәрби-патриотик паркка эш сәфәре белән барды.

glavarb.ru Хәрби әзерлек үтә малайларglavarb.ru Хәрби әзерлек үтә малайлар
Хәрби әзерлек үтә малайларФото:glavarb.ru

Анда 2022 елның соңгы биш көнлек хәрби җыеннары үтә. Чишмә, Туймазы һәм Краснокама районнарының унынчы сыйныф егетләре, барлыгы 167 курсант, хәрби белем алды.

Радий Хәбиров медицина, тактика, строй әзерлеге буенча күнегүләрне карады, шулай ук парашют вышкасыннан парашют белән сикерүләрен күзәтте.

Курсантлар белән аралашканда ул яшәү шартлары турында сорашты. Курсантлар көненә биш тапкыр кайнар аш белән тукланулары турында әйтте, казармадагы яшәү шартларын яхшы дип билгеләделәр.

“Авангард” үзәге җитәкчесе Никита Рекрут әйтүенчә, быел 1 июньнән 2100 мәктәп укучысы хәрби әзерлек үткән.

Радий Фәрит улы аларга исәнлек, уңышлар теләде.

Төбәк башлыгы “Патриот” паркының төзелеше белән кызыксынды. “Альбит” оешмасы җитәкчесе Сергей Минеев әйтүенчә, 2022 елның азагына 30 кешелек тулай торак төзелеп бетәчәк. Алар шулай ук спорт комплексы өчен мәйдан әзерләгән, ГТО нормалары тапшырыр өчен каршылыклар полосасы өчен мәйданчык эшләнгән. 450 кешелек ашханә төзер өчен урын әзерли башлаганнар. Зур булмаган амфитеатр төзергә тәкъдим бар, ди ул. Егетләр анда сменалары беткәч хушлашыр өчен җыелып, учак ягарлар иде, ди ул.

“Патриот” паркының генераль директоры Александр Старшин әйтүенчә, киләчәктә планнарында курсантларның санын күбәйтү өчен яңа казармалар, ату тирлары төзү.

Мәгариф министры Айбулат Хажин әйтүенчә, 2023 елда Русия Мәгариф министрлыгы федераль программага старт бирәчәк, аңа ярашлы 100 кешегә исәпләнгән уку аудиторияләре һәм кубриклар белән корпуслар төзүгә финанслауга ирешеп булачак. Радий Фәрит улы бу мәсьәләне азагына кадәр эшләргә кушты.

Чыганак: glavarb.ru

Хәрби әзерлек үтә малайлар
Хәрби әзерлек үтә малайлар
Хәрби әзерлек үтә малайлар
Хәрби әзерлек үтә малайлар
Хәрби әзерлек үтә малайлар
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас