

“Безнең төньяк күршеләр НАТО га кушыла. Бу уңайдан, хәрби частьләрне контракт солдатлары белән генә түгел, ә хәрби хезмәткә чакырылучылар белән дә тәэмин итәргә кирәк. Бүгенге көндәге 1 еллык хәрби хезмәт белән безнең кебек зур илне саклап булмаячак, хәрби хезмәт вакыты ике елга кадәр арттырылырга тиеш”, - диде Федерация советының Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары Владимир Җәбаров.
Ул моны бер ел хезмәт эчендә заманча хәрби техника белән эш итәргә мөмкин түгеллеге белән аңлатты. Ләкин Президент хакимияте һәм Оборона министрлыгы, сенаторлар һәм депутатлар, әлегә хәрби хезмәт срогын ике елга арттыру тәкъдимен хупламадылар. Владимир Путинның матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков Кремльдә хәрби хезмәт срогын арттыру турында сөйләшүләр алып барылмавы турында әйтте. Ләкин кичә, Мәскәү өлкәсенең хәрби комиссары ике еллык хәрби хезмәткә кире кайту турында сүзләр көннән – көн арта, 2023 елның языннан гадәти хәрби хезмәткә чакырылу вакыты 6 айга арттырылырга мөмкинлеген тиште. 2024 елдан ул, элеккечә, 24 айга кайтачак дигән фаразлар да бар.
Бүген Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көне. 1986 – 1988 елларда миңа анда хезмәт итеп кайту бәхете тиде. Шул уңайдан барлык “ракетчикларны” котлыйм һәм үз фикеремне белдерәсем килә.
Бу гаскәрдә башлыча сержант һәм офицерлар хезмәт итә. Сержантны 6 ай әзерләргә кирәк, аннан соң хәрби (Боевой полк) полкка барып тагын 6 ай гамәли өйрәнәсең. 1,5 ел дигәндә генә ныклы хәрбигә әйләнәсең һәм соңгы 6 айда теләсә нинди хәрби бурычны үтәрлек дәрәҗәгә җитәсең.
Кыскасы, атом су асты көймәсендә (Подлодка) хезмәт итүчеләрне һәм чын “ракетчикларны” 1 ел эчендә, ничек кенә тырышсаң да, әзерләп өлгереп булмый.
Башка төр гаскәрләрне 1 еллык хезмәттә дә калдырырга була. Мисал өчен, безне ракета шахтасына алып баручы водительләр бик әзерлекле була торган иделәр. Алар гади, 2 айлык курс үтеп права алган егетләр түгел, училещеда укып, кайдадыр эшләп алырга да өлгергән егетләр иде.
Яшерен элемтә (засекреченная связь) бүлегенә шулай ук элемтә буенча училещедан егетләрне ала иделәр. Алар хәрби хезмәткә инде әзерлек белән киләләр һәм аларны, чынлап та, хәрби хезмәткә 1 елга гына чакырсаң да була. Шулай булгач, барлык солдатларны да 2 елга алу кирәкмидер дә, бәлки...
Әти – әниләргә улларын 2 елга хезмәткә озату җиңел түгел, һәм бу аңлашыла. Дөньялар тыныч булса, моңа түзәргә була инде дип уйлыйм.
Чыганак:ufa1.ru
Фото: rbc.ru