Җәмгыять
16 декабрь 2022, 17:50

Мәктәп укучысы ашый торган кәтлиттә пластик табылган

Ул анда ничек эләккән соң?

Мәктәп укучысы ашый торган кәтлиттә пластик табылганМәктәп укучысы ашый торган кәтлиттә пластик табылган
Мәктәп укучысы ашый торган кәтлиттә пластик табылган

Салават шәһәрендә мәктәп ахшанәсендә төшке ашны ашаганда укучы бала кәтлит эченнән пластик кисәге табып алган. 

 Табылдыкны сурәтләүче видео социаль челтәрләрдә  дә таралган. Бу хәл шәһәрнең 21 нче санлы мәктәбендә булган.

Шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, укыту учреждениесендә хезмәт тикшерүе үткән.

 - Азык-төлек блогында планнан тыш тикшерү үтте. Анда эшләүчеләр белән инструктаж үткәрелде, барысыннан да аңлатма алынды. Туклану сыйфаты өчен җаваплы повар-бригадир дисциплинар җәза алды. Шулай ук мәктәп директоры инициативасы белән  баланың әтисе туклану операторы вәкилләре һәм мәгариф идарәсе вәкилләре белән очрашты.  Хәзерге вакытта инцидент бетте, алар сөйләштеләр, бер-берсенә  дәгъвалары юк,-дип сөйләде Салават шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Хәлиуллин.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас