

Башкортстанда грипп авырулары арта бара. Роспотребнадзор әйтүенчә, 37 меңнән артык кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Атна дәвамында лабораториядә авыр гриппның расланган 44 очрагы теркәлгән.
Бер атна элек, төбәкнең баш санитар табибы Анна Казак, лабораториядә расланган авыр гриппның 14 очрагын игълан итте, аларның 8 очрагы балаларда табылган иде. Күрүегезчә вирус атлап кына түгел, йөгереп килә.
"Грипп A (H1N1) 09 вирусы пандемик таралу мөмкинлегенә ия, ул башка, зур катлаулы чирләргә китерергә мөмкин", - дип хәбәр итә министрлык.
Роспотребнадзор республика халкын профилактик чаралар күрергә өнди:
гриппка каршы прививка ясатырга әле дә соң түгел (ил җитәкчесе Владимир Путин ясатып үзе өндәде);
халык күп булган урыннарда һәм җәмәгать транспортында үткәрелгән вакытны кыскарту;
кеше күп булган урыннарда битлек кулланыгыз;
авыру яки йөткерү кебек авыру билгеләрен күрсәткән кешеләр белән тыгыз элемтәдә торудан сакланыгыз;
кулларыгызны сабын белән яхшылап юыгыз, аеруча урам һәм җәмәгать транспортыннан соң;
борын куышлыгын юыгыз, аеруча урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң;
бүлмәгезне даими җилләтегез;
бүлмәдәге һаваны дымлатыгыз (гөлләр үстерегез һәм аларга су сибеп торыгыз);
С витамины булган ризыкларны мөмкин кадәр күбрәк ашарга (кара карлыган һәм гөлҗимеш суты, лимон).
сарымсак һәм суган кушылган ризыклар белән күбрәк тукланыгыз;
җылы киенеп йөрегез һәм ешрак эссе чәй эчегез;
сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, кимендә 7 сәгать йоклагыз.
Бер – беребезгә игътибарлырак булсак барсы да җиңелрәк үтәчәген онытмыйк!
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ