

Малайзиянең элеккеге патшасының тормыш иптәше "Мисс Мәскәү-2015" уртак балага ярдәмне арттыруны таләп итә.Ул әлегә кадәр дә бик аз түләгән һәм хатыны алиментны арттыруны сораган.
"Малайзиянең элеккеге патшасы аена 1500 доллар элеккеге хатынын һәм баласын тәэмин итү өчен җитәрлек дип күз алдына китерергә тырыша", ди адвокат.
Мөхәммәтнең финанс хәле яхшы булуга карамастан, кавышкан парның аерылышканнан соң, озак вакыт гомуми килешүгә ирешә алмаулары күрсәтелә. Русия хатын-кызының адвокаты алимент күләме көлкеле, дип атады. Аның сүзләре буенча, Мөхәммәт элеккеге суд карарын үтәмәгән, ягъни үзенең мөлкәте һәм байлыгы турында мәгълүматне ачмаган. Мәскәү сылуы бала тугач һәм аерылышкач стресстан соң 28 килограммга ябыккан. Аңарда анорексия (артык ябыгу) күзәтелә башлаган.
Малайзиянең элеккеге патшасы "Мисс Мәскәү - 2015" тән туган улын күрмәс өчен 16 миллион түләргә әзер.
Бу комсызлыкмы, әллә туганлык җепләре булмаумы?
Сез ничек уйлыйсыз?
Чыганак:mk.ru
Фото:mk.ru