

Бөтенрусия патриотик форумы кысаларында "Патриот-2022" милли премиясе тапшырылды. Башкортстанда яшәүче, Х.A. Солтанов исемендәге эзләү төркеме җитәкчесе Юрий Бирюзов “Остаз” номинациясендә җиңүче булды.
Юрий Бирюзов, 2007 елдан Туймазы районында эзләү хәрәкәтен җитәкли. Аның җитәкчелегендәге эзләү төркеме Бөек Ватан сугышында һәлак булган 700 дән артык солдат һәм командирларның сөякләрен күтәргән.
- “Остаз” - төрле өлкәләрдә күпкырлы проект. Эзләү төркеме "Юнармия" яшьләр хәрәкәте белән тыгыз элемтәдә эшли. Без Башкортстан җитәкчелеге ярдәменнән башка бу проектны тормышка ашыра алмас идек” , - ди Юрий Бирюзов.
Быел бүләкләү тантанасы беренче тапкыр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта үтте - ике шәһәр телекоммуникация белән тоташты. Башкалада 8 номинациядә 15 кеше лауреат дип табылды, Санкт-Петербургта - 5 номинациядә 10 лауреат бүләкләнде. 2022 елда барлыгы 1200 гариза бирелгән.
Оештыручылар уйлаганча, "Патриот-2022" премиясе иң яхшы тәҗрибәләрне, чит илләрдә яшәүче русияләләрнең һәм үзебездәге ватандашларның гражданлык һәм патриотик рухта тәрбияләүгә керткән хезмәтләрен ачыкларга ярдәм итә.