Җәмгыять
15 декабрь 2022, 09:20

Түләү квитанцияләрен ничә ел сакларга?

Республика халкына шул хакта аңлаттылар.

Түләү квитанцияләрен ничә ел сакларга?Түләү квитанцияләрен ничә ел сакларга?
Түләү квитанцияләрен ничә ел сакларга?

     Утка, суга, газга һәм башка торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү квитанцияләрен күпме вакыт сакларга? Республика халкына шул хакта аңлаттылар.

    Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, квитанцияләрне өч ел буе сакларга кирәк. Алар ялгышлык буенча бер мәртәбә түләгән өчен икенче тапкыр түләүне таләп иткән очракта кирәк булырга мөмкиннәр. Мондый хәлләр идарә итүче компания алышынганда еш булырга мөмкин. Шуңа күрә квитанцияләрне өч ел дәвамында сакларга киңәш ителә.        

      Электрон түләүләр шулай ук сакланган яки бастырып алынган кәгазь чеклар белән расланырга тиеш. Болай итү сезнең исәбегезне япканда яки банк лицензиясе тартып алынганда,  идарәче компания сезнең түләүләрне раслауны сораганда кирәк булачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас