Җәмгыять
15 декабрь 2022, 13:40

“Радий Хәбиров социаль өлкәгә һәрчак зур игътибар бирә”

Республика  Башлыгының Юлламасы буенча фикерләре белән БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина уртаклашты.

“Радий Хәбиров социаль өлкәгә һәрчак зур игътибар бирә”“Радий Хәбиров социаль өлкәгә һәрчак зур игътибар бирә”
“Радий Хәбиров социаль өлкәгә һәрчак зур игътибар бирә”

Республика  Башлыгы Радий Хәбировның Юлламасы буенча фикерләре белән БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина уртаклашты.

 “Көннең төп темасы – Башкортстан Башлыгының Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юлламасы. Ел нәтиҗәләре барланды, киләчәккә планнар билгеләнде. Республика җитәкчесе социаль тармакка һәрчак зур игътибар бирә. Бу юлы да Радий Фәрит улы социаль якланмаган категория гражданнарына ярдәм итү мәсьәләләренә җентекле тукталды. Социаль учреждениеләргә дә игътибар булачак. 140 мәктәп, иң беренче чиратта, авыл мәктәпләре ремонтлана. ФАПлар төзелеше дәвам итә. Гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү дә камилләштереләчәк.

Башкортстан Башлыгының махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бүлүе мөһим. Төзекләндерү мәсьәләләренә карата планнар да сөендерә.

Радий Хәбировның Юлламасында яңгыраган бурычлар һәм карарлар власть органнарының алдагы елларга эшен билгеләүче булып тора”.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас