

Радий Хәбиров үзенең Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларына Юлламасында Донбасска күрсәткән ярдәмдә аерым тукталып үтте.
“Без тугандаш Донбасска ышанычлы таяныч булдык. Дистәләгән гуманитар конвойлар озаттык, меңәрләгән “халык посылкалары” җибәрдек. Хәрби хрәкәтләр зонасыннан эвакуацияләнгән гаиләләрне кабул иттек. Бүген Башкортстан табиблары Донбасста ярдәм күрсәтә. Төзүчеләр, коммуналь хезмәткәрләр Красный Лучта, Мариупольдә дистәләгән йортларны, социаль, инженер һәм юл инфраструктурасы объектларын ремонтлады һәм төзеп чыкты. Андагы хәрбиләргә, ирекле балатльон сугышчыларына, аларның туганнары һәм якыннарына терәк-таяныч булуны үземнең һәм безнең идарәм итү командасының шәхси бурычы дип саныйм. Без республика халкы, сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалар ярдәме агыла торган логистик үзәк булдырдык. Барыгызга да зур рәхмәт”, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы Башкортстанда төбәк түләүләре булдырылуын сөйләде, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең ата-аналары, хатыннары һәм балалары өчен 30дан артык ярдәм итү чарасы кабул ителүен дә әйтеп узды. Шулай ук Яңа елга кадәр алар бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендәге түләүне алырга тиеш.
“Район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларын, Шәйморатов исемендәге волонтер штабы актвистларын хәрбиләребез гаиләләренә көнкүреш проблемаларын хәл итүдә булышуларын сорыйм. Русия Президенты Указына ярашлы Башкортстанда база әзерлеге режимы кертелде. Бу Владимир Путинның төбәк идарә итү командаларына икътисади тотрыклылык булдыруда, барлык социаль йөкләмәләрне үтәүдә аерым җаваплылык йөкләде дигән сүз. Моның өчен ул безгә тиешле бар вәкаләтләрне бирде. Һәм без бу максатны үтәячәкбез”, – диде Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru