Җәмгыять
14 декабрь 2022, 05:53

Быел Яңа ел табыны ничә сумга төшәчәк?

Акча туплый башладыгызмы әле? 

Быел Яңа ел табыны ничә сумга төшәчәк?Быел Яңа ел табыны ничә сумга төшәчәк?
Быел Яңа ел табыны ничә сумга төшәчәк?

Росстат русиялеләргә быел Яңа ел табыны ничә сумга төшәчәген исәпләгән.

Табынга куеласы салатларны, балык яки тавыктан әзерләнә торган төп ризыкларны һәм бәрәңгедән ясалган гарнирны шулай ук, җимеш сутлары, тәм-томнар һәм җиләк-җимешләрне исәпләгәннәр. 

Яңа ел өстәленең иң кыйммәтле ризыгы– кызыл уылдык - ул быел якынча 1700 сумга төшәчәк. Яңа ел төнендәге традицион эчемлек – шампан шәрабы - 306 сум тирәсе, аракы – 478 сум, коньяк 943 сум тора.

Менә шундый табын өчен якынча 6200 сум акча кирәк булачак. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас