Җәмгыять
13 декабрь 2022, 14:10

Җир кадерен беләбезме?

Караусыз яткан җирләрне тартып ала башлаячаклар.

Җир кадерен беләбезме?Җир кадерен беләбезме?
Җир кадерен беләбезме?

Кемдер йорт салыр өчен җир алалмый, җәфалана, ә кемдер булган җирендә дистә еллар чүп үстерә. Җир мәсьәләсе, кайсы гына яктан алып карасаң да, гомер-гомергә иң катлаулы сорауларның берсе булды. Җир аркасында дөньякүләм сугышлар да булды, бүген дә проблема кискен тора. Күрше белән күрше арасында бозучы да ул. Кайчакта 20 сантиметр җир өчен гауга чыга. Җир турындагы кануннарның да искеләренә әледән-әле үзгәршеләр кертелә, яңалары кабул ителә. Алар күп һәм катлаулы. Шушының эчендә кайнамаган кешегә аларны аңлау да авыр. Шул ук вакытта бу проблема белән күп кеше очраша.

Кайбер кешеләр хакимият тупсаларын еллар дәвамында таптый-таптый көч-хәл белән җир биләмәсе алуга ирешә дә, азак барлыгын оныта. Бу җирләрне чүп үләне, агач үсентеләре басып бетә. Иң куркынычы шул, җирләр янгын чыганагына әверелә. Гаҗәп күренеш: кемнеңдер яшәр урыны булмаганга җир алып кечкенә булса да үз йортын булдырасы килә, әмма аны  алалмый зар-интизар була. Ә кемдер, кешеләр ала бит, мин дә алыйм әле дип, кирәксә-кирәкмәсә дә алып, аны чүп оясына әйләндерә. Шөкер, андыйларга карата хәзер закон катгыйлана. Җир нинди максатларга тәгаенләп алынган шул тәнгәлдә кулланылырга тиеш. Әгәр дә шәхси төзелеш өчен алынган икән, анда 3 ел эчендә йорт салынырга тиеш. Әгәр бу башкарылмый икән, җир тартып алыначак. Фермерлар да, җирне чәчүлек өчен алып та максатчан файдаланмаса, шулай ук җирсез калачак.  Суд практикасында мондый очракларның саны артуы күзәтелә.

Кемдер, нигә кинәт кенә ул кадәр кырыс закон кабул итәләр, дип ризасызлык белдерергә дә мөмкин. Законнар белән бераз хәбәрдар кешеләр бу тармактагы  актларга үзгәрешләр кертүнең дистә еллар баруын яхшы белә.  Мәсәлән, 2015 елның 1 мартында төзелеш өчен бирелгән җирләрнең аренда вакытын озайту буенча карар кабул ителгән иде. Әгәр дә 3 ел эчендә төзелеш тәмамланмаса, аренда вакытын бер тапкыр тагын 3 елга озайту мөмкинлеге бирелде. Бу кешеләргә ярдәмгә килгән закон акты иде һәм аны аңлап, файдаланып калучылар да булды. Аренда вакытын озайту мәлендә бик күп четрекле мәсьәләләр дә килеп чыкты. Әйтик, шушы өч ел эчендә күп кенә арендаторлар үзләренең җиргә аренда хокукларын икенче берәүгә тапшырган булып чыгалар яки җир биләмәсендә   бер ни дә төземиләр, участок тик ята. Ә ул җирләр йорт яки шәхси каралты төзү өчен бирелә. Менә шушы җир биләмәләренә аренда вакытын озайту хокукы бер генә тапкыр бирелә, аны озайту өчен төзелеш бару турында нинди дә булса документ булырга тиеш. Үзенең аренда хокукларын икенче берәүгә биргән кеше аның азагы ничек бетәсен аңлап бетерми. Үзара килешеп, күпмедер акчага үзләренең аренда хокукларын икенче кешегә бирәләр һәм мәсьәлә, теркәүгә җиткәч кенә  үзләренә бик күп проблема туганлыгын аңлыйлар. Шунсын гел истә тотарга кирәк: җир арендага ничә тапкыр күчүгә карамастан, бер генә тапкыр озайтыла. Берәү төзи башлап, икенче кешегә сатып, аренда килешүе хокукын икенче кешегә бирә икән, әлеге кеше  инде җирнең арендасын озайта алмый.  Кеше җир участогын ала да, фундамент салып куя һәм нәрсәдер көтә башлый: кемдер махсус дәүләт программасына керүне, кемдер акчасы булуны көтә, кемдер сатарга ниятли. Сату дигәнне бу очракта нәкъ менә аренда хокукын икенче кешегә бирү дип аңларга кирәк. Җирнең хосусыйлаштырмавын, ә  бары аренда да гына булуына күп кешеләр игътибар итми. Нәтиҗәдә, бик авыр хәлдә калалар.

Росреестр – илдә җирнең максатчан файдалануына күзәтчелек итүче төп дәүләт органы. Еллар буена төзелеш башланмаган һәм чүп үләннәре баскан җирләрне ачыклау һәм аларны тартып алу белән ул шөгыльләнә. Росреестр оешмасы пилотсыз очкычларны еш файдалана башлаган. Инспектор караусыз яткан җирләрне тикшерү вакытында көненә 2-3 гектар мәйданны урап чыга алса, пилотсыз очкыч ярдәмендә 30-35 гектар чәчүлек җирен яисә берничә бакчачылык мәйданын тикшреп чыга ала. Шунысын да аңлатып үтәргә кирәктер. Җир алып өч ел эчендә йорт төземәсәгез, җирегезне өч ел тулганның икенче көнендә үк тартып алачаклар дигән сүз түгел. Иң башта сезгә кисәтү ясарга тиешләр. Арытабан җир биләмәдә бер эш тә башкарылмаса, җирнең кадастр бәясенең 1,5 проценты,  яки 20 меңнән дә ким булмаган суммада  штраф салыначак. Шуннан соң гына Росреестр сезнең җирне тартып алырга кирәклеген күрсәтеп суд органнарына   мөрәҗәгать итә ала.

Өч ел вакыт арендага алынган җирләргә дә, шәхси кешеләр исеменә теркәлгән җирләргә дә кагыла бу. Ул вакыт теркәү турында танкылык яисә белешмә алган көннән исәпләнә башлый.  Җирне  тартып алу суд карары чыккан көннән гамәлдә була. Тик аны алты айдан соң гына ачык аукционда сатып җибәрергә мөмкин. Сатудан кергән акча элеккеге хуҗага китә. Суд һәм Росреестр хезмәте чыгымнары тотылып калыначак, әлбәттә. Берничә йорт төзеп сату өчен арендага алынган җирләрнең файдалану вакыты 10 ел белән чикләнә. Әгәр дә ун ел эчендә алдан күрсәтелгән һәм төзи башлаган йортлар төзелеп бетмәгән икән, алар шулай ук сатуга куелачак. Болар барсы да буш һәм караусыз җирләрне киметү максатыннан эшләнә. Кайбер бакчачы ширкәтләрендә 30 процентка якын җир дистә еллар буенча хуҗасыз ята бит. Алар бик күп аңлашылмаучанлыкларга, хәттә авыр очракларга китерә. Чөнки кайбер кешеләр күршедә дистә ел инде хуҗасыз җир ята дип, аны үзенеке кебек файдалана башлый. Еллар үтү белән аның югалган хуҗасы килеп чыга һәм җәнҗал куба.  Җир  беркайчан да хуҗасыз  булмый. Ул Русия Федерациясенеке, төбәкнеке яки муниципалитетныкы була. Караусыз яткан җирне дә хуҗасыз дип булмый. Аның хуҗасы үз ирке белән җиреннән баш тарткан очракта гына ул хуҗасыз дип табыла.

Росреестрның Башкортстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленара Дегтярева караусыз яткан җирләрнең күплеген ассызыклый.

–Башкортстанда150 мең (!) җир участогы караусыз ята. Аларда дистә еллар буена чүп үсә, янгын хәвефе тудыра алар. Ресублика казнасына салым түләмиләр, җирне эшкәртмиләр. Шул ук вакытта республика буенча 17 меңнән артык кеше җир алу өчен чиратта тора. Елына нибары 600-700 җир участогы бүлеп бирелә. Ел дәвамында шуңардан артыграк кеше янә чиратка баса. Җир бүлеп бирү шул тизлек белән барса, бу чират беркайчан да бетмәячәк. Шуңа күрә караусыз  яткан җирләрне тартып алып, җирдә йорт салып керергә һәм аны эшкәртергә теләк белдергәннәргә бирергә кирәк. Җиргә кагылышлы законнарны үтәүне тикшерү буенча рейдлар уздырыла. Мисал өчен, 2021 елның беренче яртыеллыгында гына да 3831 тикшерү уздырылды. Җирне дөрес һәм максатчан файдаланмауның 2257 очрагы теркәлде. Зур тәртип бозулар буенча 543 административ эш кузгалтылды, 5 миллион 508 мең сумлык штраф салынды.

Белеүегезчә, Башкортстанда торак буенча мохтаҗларга, өч һәм күбрәк баласы булган гаиләләргә йорт төзү өчен җир биләмәсе бушлай бирелә. Тик бу программа да шома гына бармый һәм анда чират торучылар саны да тиз арада кимеми. Билгеле икътисадчы, Республиканың күп балалы гаиләләр берлеге рәисе Рөстәм Шәяхмәтов бу мәсьәләне чишүне тизләтүдә үз фикерен белдерә.

–Мохтаҗларга һәм күп балалы аиләләргә бушлай җир бирү карары дөрес гамәл. Тик ул участоклар бернинди инфраструктурасы булмаган җир мәйданнарыннан бирелә һәм шуның аркасында төзелеш озакка сузыла. Төзелеш материаллары кертергә юлы да булмаган җирдә төзелеш тиз бара алмый.  Бәлки дистә еллар  караусыз яткан җирләрне тартып алып, льготага ия булган кешеләргә бирүне карарга кирәктер. Андый бакчачылыкларда инфраструктурасы – юлы, газы, электры да күптән үткәрелгән була бит, – ди ул.

Билгеле галим-бакчачы, “Ваши 6 соток” журналы баш мөхәррире Андрей Туманов исә дистә еллар буена җирләрен эшкәртмәгәннәргә штраф күләмен арттыру яклы.

–       Мин үзем бакчачы буларак карусыз яткан җирләрне күрсәм, җаным әрни. Бу җирләрне суд аша тартып алып аукционда сатырга дигән карарга уңай карыйм. Әмма бу бик озакка сузыла торган процедура. Шуңа административ кодексларга төзәтмәләр кертеп штраф күләмен арттырганда, бу юнәлештә эшне тизләтеп булыр иде. Җирне караусыз яткырган өчен 20 мең сум штраф салуга күпләрнең исе дә китми. Җир анда йорт төзеп яшәргә теләгән кешеләргә бирелергә тиштер ул– ди билгеле бакчачы.

Менә шундый күп төрле фикерләр. Чынлап та,150 меңнән артык җир биләмәсе караусыз ятканда, 17 мең кешенең берничә ел дәвамында җир ала алалмый йөрүе сәер күренеш. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Фото:rg.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас