

Уфа шәһәрендә яшәүче Зөлфия исемле ханым «Салават Юлаев» хоккей клубының уен вакытында биеп торучы кызларның киемнәрен тәнкыйтьләгән. Аларның кыска шортыда һәм майкада башкорт халык биюен башкарулары ачуын чыгарган. Бу хакта ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрдәге битендә язып калдырган.
"Мәдәният министрлыгы моны ничек рөхсәт итте икән?! Аренада кызлар эчке киемнәрдә генә чыгып, башкорт халык биюен башкара. Ә ял көннәрендә бирегә халык гаиләләре белән килә. Башкорт мәдәнияте, үз милләтең өчен горурлык кая булган?.. Бу хәлне мин аңлап җиткермим, - дип Зөлфия шикаять белдергән.
Хакимият вәкилләреннән моңа әлегә җавап булмауга карамастан, бу хәбәр астында бәхәс купкан. Дәгъва белдерүчегә башка бер ханым җавап язып, кызларның биюләрендә бернинди дә начарлык булмавын билгеләп үткән.
"Гаиләбез белән хоккей карарга йөрибез, кызлар бик шәп бииләр! Алар гел шулай киенә инде, монда мин бернинди начарлык күрмим!"- дигән Вероника исемлесе. Тагын берничә кеше аның сүзләрен хуплаган.
Зөлфия үз фикерендә калып, уен вакытында ярымшәрә биеп торуны «әхлаксызлыкны пропагандалау» дип белдергән.
"Игътибар итегез, бозыклыкны пропагандалау - безнең халыктан чыкмаган, безнең тәрбия андый түгел. Моның нәрсәгә китергәнен үзегез дә беләсез, язып тору артык дип саныйм", - дигән хатын.