Җәмгыять
10 декабрь 2022, 11:05

Дуслык күптәннән инде

Республика тарафыннан РФның яңа территорияләренә ярдәм күрсәтелә.

Дуслык күптәннән индеДуслык күптәннән инде
Дуслык күптәннән инде

Башкортстан РФнең яңа территорияләренә торак, юллар һәм социаль объектларны тергезүдә җитди ярдәм күрсәтә. Бу хакта «Вместе: РФ» телекомпаниясе эфирында республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

«Без Донбасс белән күптәннән дус. 2014 елдан башлап түгел, ә иртәрәк башланды дуслыгыбыз. Беләсезме, безнең милли герой генерал Шәйморатов 1943 елда хәзерге Луганск янындагы сугышларда батырларча һәлак булган. Бу дуслык өчен нигез салды. Ә аларның хәлләре бөтенләй начарлана башлагач, без тулы көчкә кушылдык. Без ЛНРдагы Кызыл Нур торак пунктына аерым игътибар бирәбез, социаль объектларны тергезәбез, бер мәктәпне ясадык, икенчесен тәмамларга җыенабыз. Берничә торак бина тергезелде. Шуңа күрә безнең өчен ЛНР һәм ДНР бик якын төбәкләр. Февраль аеннан соң 44 табибыбыз анда, без хәрби хезмәткәрләрне тергезү өчен дәваханәнең махсус бүлеген булдырдык. Без анда асфальт заводы күчердек, юллар салабыз», — дип сөйләде Радий Хәбиров.

Ул шулай республиканың Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан күчеп килүчеләрне актив кабул итүен билгеләде.

Читайте нас