Җәмгыять
9 декабрь 2022, 13:15

Яңа елны яңа йортта

Илеш районындагы гаиләләр өйле булды.

Яңа елны яңа йорттаЯңа елны яңа йортта
Яңа елны яңа йортта

Илеш районында берьюлы дүрт гаилә - Йонны авылыннан Нигъмәтуллиннар, Иске Нәдердән- Филимоновлар, Ябалактан Мәхмүтовлар һәм Илештән Галиуллиннар гаиләләре өй туйларын билгеләп үтте.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча әлеге финанс ярдәмннән файдалану мөмкинлегенә ия булдылар.

Программада катнашу өчен бары авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә һәм үзеңне яхшы хезмәткәр итеп күрсәтергә кирәк. Йортлар эш бирүчеләр һәм район хакимияте ярдәме белән төзелгән, 10 елдан соң гаиләләр йортны милеккә аның бәясенең 1% ына сатып ала алачак.

Гаиләләргә яңа йортларында бәхетле итеп яшәргә язсын!

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас