Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2022, 19:50

Сәхнәне гөрләттеләр

Илеш районы балалар сәнгать мәктәбе 55 еллыгын билгеләде.

Сәхнәне гөрләттеләр
Сәхнәне гөрләттеләр

Илеш районы мәдәният сараенда балалар сәнгать мәктәбенең 55 еллык юбилее уңаеннан концерт узды.

Укытучыларны һәм укучыларны котларга Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Алмаз Сәетов, билгеле чыгарылыш сыйныф укучылары: Россия Федерациясенең атказанган артисты Фәнәви Салихов, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Шәрәфуллин, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Айдар Ракипов, Наил Мөхәммәдьянов, Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалының кафедра мөдире, доцент Зөлфирә Исламова, Уфа сәнгать училищесы студентлары Лиана Габдуллина, Динә Шәмсиева, Данияр Хасбиуллин, Октябрьский сәнгать училищесы студенты Айбулат Гыйләҗетдинов һәм «Контрасты» халык уен кораллары ансамбле составында Нариман Сабитов исемендәге Уфаның 1нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары килгән иде.

Бәйрәм кунаклары мәктәп укытучыларын һәм укучыларын юбилей белән котлады һәм үзләренең музыкаль номерларын бүләк итте. Район балалар сәнгать мәктәбе укучылары да үзләренең күркәм чыгышлары белән чараны бизәде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: