

“Кадерле дуслар, һава торышы фаразлары буенча, алдагы көннәрдә төньяк-көнбатыш районнарда көчле кар, хәтта кар бураннары көтелә. Кайбер районнарда төнлә һәм иртә белән томан булачак, күренүчәнлек 500 метрдан артмаячак. Мин машина йөртүчеләргә бу көннәрдә сак булырга киңәш итәм. Мөмкин булса, ерак юлга чыкмагыз”, - ди республиканың юл инспекциясе җитәкчесе.
Начар һава торышында, юл инспекциясе хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләргә региональ һәм федераль автомагистральләрдә булышуга игътибарны арттырачак. Юлларда авыр хәл килеп чыккан очракта, барлык юл йөрүчеләр тәүлек әйләнәсенә юл инспекциясе бүлекләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.
“Автомобиль хуҗаларына мөрәҗәгать итеп тагын бер тапкыр кабатлыйм, машина йөрткәндә бик сак һәм игътибарлы булыгыз, үзегезнең һәм балаларыгызның иминлек каешын каптырырга онытмагыз”, - ди Владимир Севастьянов.
Чыганак:Башинформ
Фото: Башинформ