

Дәрт тә бар, дәрман да!
Тормышта актив позиция биләгән кеше ничә яшьтә булуына карамастан, шундый ук актив булып кала. Кушнаренко районында эшләп килүче “Көмеш волонтерлар” вәкилләре дә нәкъ шундый тиктормас апа-абыйлар.
“Көмеш волонтерлар” белән моңарчы очрашканым юк иде. Мөнирә Шәйбәкова, Альбина Вәлиәхмәтова кебек уңган ханымнар белән чираттагы командировкада таныштык. “Кайсы өлкәннәр белән сөйләшкәч, яшәреп китәсең”, дигән бит кемдер. Бу танышларым нәкъ шундый – яшьләргә дәрт, илһам бирә торган кешеләр булып чыкты. Мөнирә ханым бу оешманың иң көчле активы булса, Альбина ханым оешманың җитәкчесе икән.
Альбина Әхәт кызы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгән психолог буларак, һәркем белән уртак тел таба белә. Хаклы ялда булса да, аны яңа төзелгән “Әкият” балалар бакчасыннан җибәрергә уйламыйлар. Ә буш вакытларында ул өлкәннәр белән хәрәкәттә. Девизы да: “Хәрәкәттә – бәрәкәт!”
Кушнаренконың “Көмеш волонтерлары” тарихы да аның идеяләрен тормышка ашырудан башлана. Оешма 2018 елда барлыкка килгән.
Яңдан-яңа уйлар табып торган Альбина Әхәт кызына тиз арада үзе кебек активлар кушылган. Унбиш кешедән торган бу оешма тынгысыз эштә. Алар төрле тармакта хезмәт итеп, лаеклы ялган чыккан абруйлы кешеләр. Алар арасында “атказанган” исеменә лаек булган өч кеше һәм районның өч шәрәфле шәхесе, ерак диңгез-океаннар гизгән оставкадагы капитан да бар. Яшьләрчә дәрт белән уйларын тормышка ашыра башлаган бубердәм коллектив. Беренче эш итеп “Кызлар тавы”на юл алганнар. Анда әкият геройлары сыннары ясый башлаган рәссам Илфир Хәйруллинга таш сыннар мемориалында кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр.
“Көмеш волонтерлар” – сугыш ветераннары, өлкәннәргә актив Ленинград блокадасын үткән кешеләрне үз канатлары астына алганнар. Ялгыз ветераннарга, блокадачыларга ярдәмчеләр тапканнар, һәрдаим хәлләрен белешеп торалар.
“Көмеш волонтерлар” хәрәкәте вәкилләре бөтен Русия буенча берләшкән һәм үзара яхшы элемтә тотып эшлиләр. Кушнаренконың “Көмеш волонтерлары”н республикада яхшы беләләр. Чөнки алар киң колач белән эшли. Аларның активлыгы район хакимиятенә дә матур йогынты ясаган. Бүген биредә хакимият һәм “Көмеш волонтерлар” бергә эшли, хакимият оештыру эшләрендә ярдәм итә, үзләре дә катнаша.
Украинага махсус операциягә юлланган якташларга гуманитар ярдәм оештыруда да “Көмеш волонтерлар” башлап йөргән. Альбина Әхәт кызы эшләгән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әле яза белми. Әмма сабыйлар солдатларга булган сәламнәрен төсле буялар, каләмнәр белән кәгазьгә күчергән, кәефләрен, самими теләкләрен төсле сурәтләргә күчергән. Алар арасында әтиләрен, туганнарын хәрби операциягә озаткан баллар да бар бар!
Әйткәндәй, “Чаткылар” игълан иткән “Солдатка хат” акциясен дә Кушнаренко районы укучылары күтәреп алды. Бу активлык районда буыннар бәйләнешенең, “Көмеш волонтерлар” эшчәнлегенең яшьләргә уңай йогынтысы нәтиҗәле булуын бәян итә.
Авылда булсынмы, район җирендәме – башлап йөрүче кешеләр кирәк. Альбина Әхәт кызы шундый лидер оештыручы, аны шуңа да хөрмәт итәләр һәм “идеяләр генераторы” дип атыйлар. Нәкъ шундый кешеләр белән дөнья бара, яшь буын дөрес тәрбия ала! Сүнмәс рух, сәламәтлек, бетмәс илһам юлдаш булсын сезгә, “Көмеш волонтерлар”!