

Хатын-кыз күңелен бервакытта да аңлап бетеп булмый торгандыр ул. Килешәсезме? Моны исбатлаучы мисаллар бик күп. Шундыйларның берсе турында бәян итмәкчебез. Бу хакта 7 News хәбәр итә.
Шулай итеп, егет белән бер чибәр кыз дүрт елдан артыграк очрашып, дуслашып йөргәннәр. Кызыкай әйтүенчә, алар өйләнешергә һәм йорт төзергә планнар корганнар. Әмма барысы да бер мизгелдә чәлпәрәмә килгән – корпоратив кичәдә кыз егетенең икенче берәү – хезмәттәше белән машинада хыянәт итүен күреп кала...
“Хисләр өермәсендә калдым, әмма бер нәрсә дә дәшмәдем, - дип искә алган соңыннан алданган кыз. – Кичәдә үземне берни дә булмагандай тоттым. Әмма күргәннәрем мине көн саен эчтән кимереп торды”.
Берничә айдан соң әлеге пар егетнең хатыны үлгәннән соң ялгыз калган әтисе янына күченгәннәр. “Әтисе белән элек тә дус идек. Күченеп килгәч, тагын да ныграк дуслаштык, якынайдык... Уңайлы очрак чыккан саен бергә була башладык”, - дип сөйләгән туташ.
Бу очрашулар, бергә булуларның азагы шуның белән тәмамланган – кыз тиздән үзенең каенатасыннан йөкле булуын белгән. Һәм кайчандыр үзенә хыянәт иткән егетенә әтисенә карата мәхәббәт булуы, үзенең аннан авырга калуы турында сөйли.
Кыз әйтмешли, егете шаклар каткан! Ул йөргән кызы белән дә, әтисе белән дә аралашудан туктаган. Ә “яшьләр” өйләнешкәннәр, аларның ике сабые туган, әле өченчесен көтәләр.
Фото: Лента.ру