

Республиканың Хезмәт министрлыгы 2023–2025 елларда кирәк булачак белгечлекләр исемлеген бастырып чыгарды. Квалификацияле кадрларга ихтыяҗ 173,8 мең кеше тәшкил итәчәк.
Киләсе өч елда геология, информатика, төзелеш техникасы һәм технологияләре, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы һәм балыкчылык тармагы, электр һәм җылылык энергиясе, сервис һәм туризм белгечләре күпләп кирәгәчәк.
Мондый фараз республиканың югары уку йортларына абитуриентлар кабул итүне формалаштырганда кирәк.
Чыганак:proural.info
Фото:proural.info