Җәмгыять
8 декабрь 2022, 14:45

Виктор Бут туган иленә кайтты

Тышкы эшләр министрлыгы Виктор Бут туган ягына кайтты дип белдерде.

Виктор Бут туган иленә кайттыВиктор Бут туган иленә кайтты
Виктор Бут туган иленә кайтты

Виктор Бут наркотиклар белән тотылган америкалы Бриттни Гринерга алыштырылды.

8 декабрьдә, Абу-Даби аэропортында, АКШ һәм Русия Федерациясенең учреждениеләрендә җәза үтүче Русия гражданины Виктор Бутны АКШ гражданины Бриттни Гринерга алыштыру тәртибе уңышлы тәмамланды, Русия гражданины белән самолетның башкаланың Внуково аэропортына төшүе билгеле булды.

2012 елда АКШ Русия эшкуары Виктор Бутны хөкем иткән иде. Ул корал ташуда гаепле дип табылды һәм 25 ел төрмәгә хөкем ителде. Аның гаебе исбатланмаган килеш 10 ел дәвамында төрмәдә тоттылар. Демократик илләр шулайрак яши инде...

Чыганак:kp.ru

Фото:kp.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас