Җәмгыять
8 декабрь 2022, 13:50

Тау-чаңгы курортлары сезонны ачты

Табигый паркларга баручылар саны артты.

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

2022 елның гыйнвар – октябрь айларында республиканың табигый паркларына килүчеләр саны 204,4 мең кеше тәшкил итте. 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 47,6% ка артты.

Башкортстанның шифаханә-курорт оешмалары хезмәтеннән 200 меңнән артык кеше файдаланды. Курортларга ихтыяҗ күрсәткече буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алда бара һәм Россиядә 5 нче урында тора.

– 2022 ел сезонын төбәкнең туристик индустриясе өчен уңышлы дип санарга мөмкин. 10 ай эчендә безнең республикага 1,6 млн турист килде. Туризм өлкәсендә түләүле хезмәтләр 11,6 млрд. сумга күрсәтелгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 26,9% тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча республика хәзер Идел буе федераль округында 3 урында тора, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров. – Без яхшы динамикага ия. Социаль, вакыйгалар һәм туризмның башка төрләрен үстерү, Башкортстанда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен яңа җәлеп итү нокталары булдыру, туризм инфраструктурасын формалаштыру буенча зур эш башкарылды.

Республиканың 14 чаңгы курорты кышкы актив ял сезонын ачты инде. Алар барысы да техник хәвефсезлекне тикшерделәр, кабельле юлларның эшенә рөхсәт алдылар. Чаңгычыларны һәм сноубордчыларны төрле катлаулылыктагы һәм озынлыктагы 57 трасса, төрле ярышлар  көтә. Кышкы чорда киң маршрутлар әзерләгән туроператорлар да актив туристлар агымын көтә.

Читайте нас