

Башкортстан экологларын Мишкә районындагы җитди хәл борчый: район үзәге Мишкә авылы туры мәгънәсендә чүп-чарга батып утыра.
Экологлар фикеренчә, монда проблема – “Стройпроект” компаниясе эшчәнлегендә.
Күптән түгел Мишкә авылында “Гомумрусия халык фронты” вәкилләре булып киткән. Максатлары – кеше нәҗесләренең каты көнкүреш калдыклары полигонында туфракка агызылуы турындагы җирле халыкның аһ-зарларын тикшерү иде. Бу факт расланган. “Стройпроект” компаниясенең махсус техникасы, чыннан да, сыек калдыкларны полигонда утильләштергән. Ә моны чистартучы корылмаларда башкарырга кирәк.
Республиканың Экологлар берлеге рәисе Александр Веселов быелның июнь аенда Мишкә районында булуы турында сөйләгән. Ул чакта табигать саклау һәм санитария-эпидемиология законнарын тупас бозулар теркәлгән.
Веселов әйтүенчә, “Стройпроект " район хакимияте белән 2014 елда төзелгән авылның көньяк-көнбатыш читендә урнашкан һәм елына 5865 тонна калдык күмүгә исәпләнгән полигонда каты көнкүреш калдыкларын үтильләштерүне оештыру турындагы килешү буенча йөкләмәне үтәмәгән.
- Моннан тыш, полигон янындагы урманлы участокта өч гектарга якын санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килгән, - ди Александр Калинович.