

Командировкалар вакытында без - журналистларның юлы шәһәрдә күбрәк – оешмаларга, авыл җирендә почта бүлекчәләренә, мәктәп-клубларга, фермер хуҗалыкларына, күркәм гаиләләргә төшә. Ә менә балалар йортларына, дөресен әйтергә кирәк, соңгы вакытларда юл төшмәде. Шуңа күрә күптән түгел Борай районына эш сәфәре белән баргач, Шабай авылында озак еллар эшләп килгән балалар йортына кагылып, анда тәрбияләнүчеләрнең хәл-әхвәлләрен белешеп, тормыш-көнкүреше белән танышып чыгарга ниятләдек.
Законда каралганча, Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан рөхсәт алып кердек без бу учреждениегә. Шабай балалар йорты урнашкан бинада элек сигез еллык мәктәп булган. Тора-бара ул тугыз еллыкка әверелгән, әмма бинаның бер өлешен балалар йорты иткәннәр. Хәзер монда авыл балалары да, балалар йортында тәрбияләнүче кызлар-малайлар да укый. Биредә Борайдан гына түгел, республиканың башка районннары һәм шәһәрләреннән дә балалар тәрбияләнә. Барлыгы мәктәп яшендәге 21 бала, тагын да икесе – мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар. Бер бинада урнашсалар да, Шабай мәктәбе һәм балалар йорты – төрле юридик шәхесләр.
Шулай итеп, без җылы, якты, һәр җирдә чисталык һәм пөхтәлек күзгә бәрелеп торучы күркәм бүлмәләрне, залларны карап чыктык, биредә эшләүче хезмәткәрләр һәм балалар белән аралаштык, истәлеккә фотога төштек. Дөресен әйтергә кирәк, балалар йорты димәссең дә – барысы да гади, туган йорттагы кебек уңайлы һәм күңелгә ятышлы. Стеналарда – күзләрне иркәләп торучы күпсанлы картиналар, пейзажлар, тәрәзә төпләрендә – гөлләр, шкаф киштәләрендә – балалар куллары тудырган самими, әмма бик матур эшләнмәләр.
Балалар йорты белән безне директор урынбасары Илсөяр Назыйф кызы Сәфиуллина таныштырды. Бу вазыйфада ул ун еллап эшли. Хезмәт юлын 2008 елда башлаган Илсөяр Назыйф кызы моңа кадәр тәрбияче, социаль хезмәткәр булып эшләгән. “Директорыбыз Рәдис Мәснәви улы Вахитов әлеге вакытта отпускта булу сәбәпле, мин вакытлыча аны алыштырам”, - дип ихлас елмайды ул.
Әле капкадан кергәндә үк без балалар йорты территориясенең тәртиптә булуына игътибар иттек. Монда үзләренең мунчалары бар икән – атнасына ике тапкыр рәхәтләнеп мунча керергә була. Бераз читтәрәк – хоккей мәйданчыгы. Спортның бу төрен балалар бик яраталар, күрәсең – район буенча үткәрелгән ярышларда алар һәрдаим җиңүчеләр һәм призерлар рәтендә дип безгә алдан ук әйткәннәр иде. “Бик яхшы команда булып оештылар, һәрберсе – хоккей фанаты”, - диделәр безгә уенчы малайлар турында. Янәшәдә – кирәк-яраклар саклана торган склад.
Балалар йорты директоры урынбасары Илсөяр Назыйф кызы Сәфиуллина әйтүенчә, быел бу учреждение оешуга 20 ел тулган: башта аңа приют буларак нигез салынган, аннары балалар йорты статусы бирелгән. Ә 2020 елдан ул - “Үсеш” гаилә тәрбиясенә булышлык үзәге”.
Балаларның биредәге яшәү, туклану шартлары турында сүз кузгаткач, безгә иң беренче чиратта тәрбияләнүчеләрне көненә алты тапкыр ашатулары турында әйттеләр. Кызлар-малайларны дәүләт барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Кием-салымга да, мәктәп кирәк-яракларына да кытлык юк. Иганәчеләр дә балаларны онытмыйлар – бүләкләрне китереп кенә торалар. Алар балаларга нәрсәләр ошый, белеп торалар – хоккей кәшәкәләре, формалар бүләк итеп, куандыралар. Ә бит бу әйберләр кибетләрдә кыйбат тора. Шуны белеп, балалар иганәчеләргә бик рәхмәтлеләр.
Душ кабиналары һәм бәдрәфләр - бина эчендә, балалар файдалана алсын өчен бик уңайлы итеп эшләнгән. Хезмәт тәрбиясе турында да онытмыйлар – балалар тәрбиячеләр белән берлектә хоккей тартмасына үзләре шугалак ясап, үзләре чистартып торалар. “Балаларның начар уйлар уйлап, начар гамәлләргә вакытлары калмый. Файдалы шөгыльләре күп – түгәрәкләр, секцияләр эшли. Тәрбиячеләрдән Әхмәтшин Флүс Фоат улы балаларны спорт белән чыныктыру җәһәтеннән күп көч сала, Ульданова Чулпан Рәдиф кызы берничә ел инде “Оста куллар” түгәрәген алып бара”, - диделәр безгә.
Тәрбиячеләр белән әңгәмәләшкәндә аларның һәр бала турында үзләренекедәй якын итеп, сөеп, яратып телгә алулары, һәр баланың уңай ягы, сәләте, киләчәккә планнары турында күбрәк әйтеп калырга тырышуларын күреп, бик сөендек. Һәм аңладык – биредә чын-чынлап балаларны яраткан, аларның язмышларына битараф булмаган яхшы күңелле хезмәткәрләр эшли.
Язмышлары дигәннән, Шабай балалар йорты җитәкчелеге үсмерләрнең киләчәгенә дә җитди карый.
Балалар йортында малайлар күбрәкме, кызлармы, дигән сорауны да бирми калмадык. 21 баладан 5се – кызлар, калганнары малайлар икән. Тәрбиячеләр үзләре әйтүенчә, күп нәрсә директор вазифасын биләгән кешедән тора. “Җитәкчебез Рәдис Мәснәви улы Вахитов – искиткеч яхшы кеше, үз эшен яратып, җанын-тәнен биреп башкара. Уңганлыгы, тырышлыгы белән безгә дә, балаларга да үрнәк. Авыл җирендә яшәвебез дә файдага”, - диләр алар. Биредә 22 хезмәткәрне берләштергән коллектив бердәм эшли.
Безгә аңлатуларынча, язмышның каршылыклы җилләрендә кагылып-сугылган, нәтиҗәдә бирегә килеп эләккән, бер гаиләдән булган балаларны аеру гадәте юк икән. “Бер гаиләдән килгән балалар бер-берсе өчен өзелеп, бер-берсен яклап, курчалап тора. Туганлык хисләре көчле. Күп балалы гаиләдән булганнар да бар. Мәсәлән, бер гаиләдән булган 9 баланың иң зурысы мәктәпне тәмамлап колледжга укырга керде инде. Әниләре, кызганычка каршы, яман чирдән вафат булган, әтиләре холык төзәтү урынында утыра”, - диделәр.
Менә шулай, тәрбиячеләр дә, балалар да дус-тату бер гаиләдәй яшиләр Шабай балалар йортында. Яшәү шартларының тиешле дәрәҗәдә булуы өстенә һәр балага үз гаиләләрендә шулкадәр җитеп бетмәгән игътибар һәм назның бирелүе – иң мөһимедер. Монда аларның һәрберсе – шәхес. Һәр баланың сәламәтлеге, уй-теләкләре, киләчәккә хыяллары – тәрбиячеләр өчен алгы планда.
Очрашу азагында Яшин Александр, Сөләйманов Алмаз, Тимершин Тимофей исемле үсмерләр, быел мәктәпне тәмамлаучылар белән аралашып алдык. ларның берсе коткаручы булырга теләве, икенчесе әле булачак һөнәре турында уйлануы турында әйтте. Хушлашканда без аларга хыялларының чынга ашуын, тормышта үз урыннарын табуын теләдек.
Руфина Таҗиева.