

Кая барсаң да акча кирәк!
Русиядә поездга утырып йөргән өчен кыйбатрак хак түләргә туры килә.
«Федераль пассажирлар компания»се (ФПК, РТЮ (ЖД) холдингына карый) 2023 елның 1 гыйнварыннан ерак арага йөрүче поездларда купе, йокы вагоннары (СВ) һәм «люкс» класслы вагоннардагы урыннар өчен түләүне 8,1 процентка арттырды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтенә сылтанып РИА Новости хәбәр итә.
Плацкарт һәм уртак вагоннар өчен тарифларны Федераль монополиялргә каршы хезмәт билгели.
1 гыйнварда кузгаласы поездларга инде билетлар арткан бәяләр буенча сатыла.
Ә плацкарт һәм уртак ваогнлы поездарга хаклар 1 октябрьдә 6,52 процентка индексацияләнде.
РТЮ, «ФПК» акционерлар җәмгыяте, «Сахалин пассажирлар компаниясе», «Якутия тимер юллары», «Гранд Сервис Экспресс» (Кырымга ташучы) бәяләре үзгәрде.
Фото: sm.news